Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзен нинди агачлар утыртырга?

Җимеш агачларының кайбер төрләрен көздән утыртып була. Шундыйларның берсе – груша. Көз көне утыртканда бу агач урынына яхшы гына ияләшә, күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне таләп итми.

Алмагач та шундый ук үзенчәлеккә ия. Бу агачларны көздән утыртуның өстенлеге – алар, язга кадәр җиргә ияләшеп, тамыр системасын ныгытып кала. 
Слива агачлары да көз көннәрендә утыртыла. Җимеш агачларын алдан яхшылап әзерләнгән туфракка утыртырга кирәк. Ашлама керткәндә аны алдагы җиде елга исәпләп салалар. Туклыклы матдәләр җитмәсә, агач начар үсәр яисә җимешләрен саран бирер. 
Башлы суган алыр өчен вак суган чәчү 
Сөенчекнең диаметры якынча – 1-2 см, ләкин көздән чәчәр өчен иң вагын – 0,8-10 миллиметрлысын алырга кирәк. Ни өчен иң вак суганны сайларга кирәк дигәндә, вак орлыкның чәчәк “уклары” юк, ә сабаклары кечкенә һәм зәгыйфь була. Ләкин июнь башында ук сез өлгергән башлы суган җыеп алырсыз. Суганны төпләр арасында – 4-5 см, ә түтәлләр арасында 12 см ара калдырып утырталар. 
Көздән утырта торган чәчәкләр 
Бакчачыларның күбесе көздән чәчәкләр дә утыртып калдыра. Шулай итсәң, язын көннәр җылытуга ук беренче чәчәкләр бакчага ямь бирә башлый. Күпләр суганчадан үсә торган чәчкәләрне кулайрак күрә: нәркис, лалә, крокус һәм пушкинияләр утырта. Кышка кергәнче утыртып калдырырга пион, ирис, флокс та әйбәт. Лилияләрнең өстен туфракка туң төшәр алдыннан берәр әйбер белән каплап кую яхшы.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев