Күз тиюгә каршы укыла торган дога
Күз тиюдән "Фатиха" һәм "Аятел-Көрси" аятьләреннән соң шушы аятьләр укылыр
Күз тиюдән "Фатиха" һәм "Аятел-Көрси" аятьләреннән соң шушы аятьләр укылыр:
وَإِنْ يَكَادُ الَّذِينَ كَفَرُوا لَيُزْلِقُونَكَ بِأَبْصَارِهِمْ لَمَّا سَمِعُوا
الذِّكْرَ وَيَقُولُونَ إِنَّهُ لَمَجْنُونٌ . وَمَا هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِلْعَالَمِينَ .
"Вә иййәкәәдүлләзиинә кәфәруу ләйүзликуунәкә би әбесаариһим ләммәә сәмигуз-зикра вә йәкуулүүнә иннәһүү ләмәҗнүүн. Вәмәә һүә илләә зикрул-лил-гааләмиин".
(Дөрестән дә, кяферләр сиңа булган дошманлыкларыннан Коръәнне ишеткәндә сиңа киләләр, начар карашлары белән сиңа зарар китерергә телиләр. "Ул бер мәҗнүн", — дип әйтәләр. Хәлбуки, Коръән галәмнәр өчен бер үгет-нәсыйхәттер. ("Каләм" сүрәсе, аять 51-52.)
Бу аятьләрне укыганнан соң:
أَعُوذُ بِكَلِمَاتِ اللهِ التَّآمَّةِ مِنْ كُلِّ شَيْطَانٍ وَهَامَّةٍ وَمِنْ كُلِّ عَيْنٍ لَامَّةٍ
"Әгуузү бикәлимәәтил-ләәһит-тәәммәти мин күлли шәйтаанин вә һәәммәтин вә мин күлли гайнин ләәммәһ…"
(Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын).
Фото- Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев