"Кызыл, сары, яшел" район конкурсы узды
Бәйгедә катнашучы балаларга истәлекле бүләкләр һәм махсус тематик китаплар тапшырылды.
Бүген Мөслимдә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары арасында "Кызыл, сары, яшел" район конкурсы узды. Аның максаты- балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм мәктәпләрдә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларының эшчәнлеген активлаштыру. Быел агитбригада чыгышларының темасы да ЮИД отрядлары эшчәнлеге турында иде. Бәйгедә барлыгы 16 команда катнашты. 1 урын Яна Усы отрядына, 2 урын Мослим гимназиясе, 3 урын-Тат. Бүләр отрядларына бирелде. Мөслим урта мәктәбе, Баланлы, Тат.Шуран отрядлары төрле номинацияләрдә җиңүгә ирештеләр. Бәйгедә катнашучы балаларга истәлекле бүләкләр һәм махсус тематик китаплар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев