Кызыл галстукларны сагынып
19 майда пионер отрядлары оешуга 100 ел тула.
Пионер туган көн. Күпме хатирәләр, күпме шәхесләр күз алдыннан үтә. Мин үзем дә кайчандыр пионер идем бит, ә аннан комсомол булдым. Яшьтәшләрем белән быргы кычкыртып, барабан кагып, сборларга җыйналуларны, агач утыртуларны, фермаларга, өлкәннәргә шефлык итүләрне, игенчеләргә концерт куюларны, металл ватыклары һәм макулатура жыюларны әле дә хәтерлим мин. Чыннан да, без бик кызыклы, эшлекле чорда яшәдек.
“Пионер” – француз сүзе, “беренче” дигәнне белдерә. Яңа җирләргә беренче булып аяк баскан, шунда төпләнеп калган кешеләрне “пионер” дип атаганнар. Пионерлар – билгесезлеккә юл салучылар, курку белмәүчеләр, алдан баручылар.
1922нче елның 12 февралендә Мәскәүдә Кызыл Преснядагы типографиянең бер цехына 50ләп бала җыела. Балалар уйный, җырлый, барабан тавышлары астында Мәскәү урамнары буйлап горур атлап үтә. Бу иң беренче отрядларның берсе була. 1922нче елның 19 маенда комсомолның II Бөтенроссия конференциясе мәскәүлеләр үрнәгендә һәркайда пионер отрядлары оештыру турында карар бирә. Бу көн пионер оешмасы туган көн булып санала.
Тарихтан ишетеп белүебезчә, 1922 елда Татарстанда ачлык була. Бу елларда ятим, караучысыз калган балаларның артуы иң зур проблемаларның берсе булган. Шунлыктан, 1923нче елның июнендә Татарстанда комсомоллар Иосиф Малкин һәм Шәһид Шаммазов балалар китапханәсендә беренче пионер отрядларын оештыра. Беренче отрядта – биш звено, анда 49 пионер була. Бу вакытта “галстук” дигән сүз бөтенләй кулланылмый, кибетләрдә дә галстуклар булмый. Ул вакытта галстукларны сатып алырга акча да булмаган. Беренче пионер отрядын оештыручы Иосиф Малкин бу еллар турында менә нинди истәлекләр язган: “Пионерларга тагарга галстуклар юк иде. Әмма без лозунглар язылган иске кызыл материалны үтүкләп, галстук итеп тактык. Беренче тантаналы линейка урман аланында булды. Пионерлар анда тантаналы вәгъдә бирде, ә вожатыйлар аларның һәркайсына галстуклар бәйләде. Линейкадан соң отрядлар, нык басып, революцион җырлар җырлап, шәһәргә юнәлде.”
Районнарда, авылларда пионер эше киң җәелә. Сугыштан соңгы еллар колхозларга ярдәм итү еллары булып тора. Мәктәбебезнең ветеран укытучысы Венера Сөнгатуллина истәлекләреннән түбәндәге мәгълүматларны белергә була: “Көл җыю дисеңме, басуларга кош тизәге чыгару, бозауларга күмер җыю – бер эштән дә читтә калмадык. Ел дәвамында башкарылган эшләрне отчет итеп альбомга терки идек. Бу альбом мәктәптән-мәктәпкә күчеп, һәр пионер оешмасының эшләре язылып барырга тиеш иде. Безнең мәктәпнең отчеты тәмамлангач, альбомны Олы Чакмак авылына бертөркем пионерларның ун чакрым араны җәяүләп үтеп, илтеп тапшырганыбыз истә”.
60нчы елларда хәрби- патриотик хәрәкәт киң колач җәя. “Аҗаган”, “Орленок” уеннарында Мөслим урта мәктәбе пионерлары күп еллар алдынгылыкны бирми. “Пионерга кабул итү тантанасы бик истә калды. Галстукны өч көн алдан үтүкләп, иң матур урынга элеп куеп, түземсезлек белән көтеп алдым. Барлык өченче классларны 19 май көннне Җиңү паркында пионерга кабул иттеләр. Кояшлы, матур, җылы көн иде. Бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән. Бер тавыштан пионер антын әйттереп, безгә мәктәпнең иң алдынгы егет-кызлары галстук бәйләделәр”, – дип искә ала озак еллар Мөслим мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән Гөлшат Закирова.
Шушы елларда ук районыбызда пионер лагерьлары оеша. Мәктәбебездә озак еллар тарих укыткан Әлфия Измайлова истәлекләре белән бүлешә: “Беренче тапкыр мин Катмыш пионер лагеренда ял иттем. Ул мәктәп бинасында урнашкан иде. Иске Авыл яклап тау арасында урнашкан палаткалы лагерьда ял иткәнем истә калган. 20ләп зур палатка ике рәт итеп урнаштырылган, һәр палаткада унышар кеше яшәдек. Ык елгасында су кердек, кичләрен зур пионер учагы янында җырлап утыра идек. Иң яраткан җырыбыз “Эх Мөслим, инде нишлим” иде. Ул вакытта бу җыр яңа иде әле. Аны безгә шушы җырның авторы Марс Шабаев, дуслары белән Ык буйлап салда йөзеп барышлый, туктап, өйрәтеп киткән иде”.
70 нче еллар – пионерларның иң актив чоры. “Без көне- төне мәктәптә булдык. Бәйрәмнәргә газета чыгарабыз, фермага шефлык итәбез. Тантаналы итеп 7 ноябрьне, Ленин туган көнне, 1 майны, Җиңү көнен, Пионерия көнен үткәрәбез”, – дип искә ала Ләйсирә апа Нәҗмиева.
80нче елларда макулатура, металл җыю, тимурчылык, шефлык эшләре киң җәелде. Пионер чорының иң күңелле мизгелләре белән инглиз теле укытучысы Чулпан Сабитова бүлешә: “Мин мәктәптә укыганда иң актив укучыларның берсе идем. Шунлыктан мине Муса Җәлил исемендәге дружина советы рәисе итеп билгеләделәр. Барлык эшләрдә дә актив булганым өчен IX Бөтенсоюз пионер слетына делегат итеп сайладылар. Татарстан делегациясе белән “Артек”та булып кайттым. Пионер булып йөргән вакытым – тормышымда иң күңелле, кызыклы, мавыктыргыч чор. Чын пионер булдым, дип горурланып әйтә алам”.
“Бу елларда Кара диңгез буенда урнашкан “Артек”, “Орленок” лагерьларында районыбыздан бик күп алдынгы пионерлар ял итте. Лагерьларда дөрес итеп барабан сугарга өйрәттеләр. Шулай итеп, районда 20 пионердан торган барабанчылар отряды оешты. Бу отряд 1 май, Җиңү бәйрәмнәрен, алдынгылар слетын ачып җибәрә иде”, – дип искә ала Ләйсән Шадрина. Чыннан да, үз югарылыгына куелган, максатчан пионер эше горурланырлык. Безне һәрвакыт намус, тугрылык, гаделлек, тырышлык, патриотик хис төшенчәләре озата килде.
Хәзерге вакытта балалар иҗтимагый оешмасы “Татарстан варислар берлеге” дип атала. Көзгә варислар берлеге оешуга 32 ел була. Бу чор мәктәп тарихында аерым бер урын алып тора. Без – пионер эшен дәвам итүчеләр. Элек пионерлар нинди эшләр башкарса, без дә шуларны эшлибез: макулатура җыябыз, төрле акцияләрдә катнашабыз, өлкәннәргә, кечкенәләргә булышабыз. Һәр сыйныфның шефлыкка бара торган ветераны бар. Ел саен хәйрия ярминкәләре оештырабыз, картлар йортына концертлар белән барабыз. Тагын бер күркәм традиция дәвам итә: барабанчылар отряды оешты. Районкүләм, мәктәпкүләм чаралар аларның чыгышы белән ачыла.
19 май – пионериянең туган көне. Без аның 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу әти-әниләребез, әби- бабайларыбыз, үткән буынның – барыбызның да бәйрәме. Без, варислар берлеге, пионерлар эшен дәвам итүебез белән горурланабыз. Алда да сынатмабыз. Туган җиребезгә, Ватаныбызга, халкыбызга, телебезгә тугрылыклы булырбыз.
Гөлшан Мәүлиева, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең педагог-оештыручысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев