Кызыклы фактлар
Еланнар күз кабагы аша күрә.
Император пингвиннары 500 метр тирәнлеккә чума һәм 18 минут сулыш алмый тора ала.
Зәңгәр китның авырлыгы 3 филнеке кадәр. Дөньядагы иң зур хайван да – зәңгәр кит.
Акчарлаклар тозлы су эчә ала.
Еланнар күз кабагы аша күрә.
Әкәм-төкәм тоташ 3 ел йоклый ала.
Кырмыскалар беркайчан да йокламый. Алар көнгә ике тапкыр сигезәр минут ял итеп ала.
Күбәләкләр азыкның тәмен аяклары белән белә.
Кайбер күбәләкләр зур кешенең учы кадәр зурлыкта үсә ала.
Бал кортының ашказаныннан тыш, бал җыю өчен аерым урыны бар.
Энә карагы төрле юнәлештә оча ала: алга, артка һәм як-якка.
Тарантул үрмәкүче 2 ел азыксыз тора ала.
Ирландия, Исландия, Гренландия һәм Антарктидада еланнар юк.
Чаян караңгыда яктырып күренә.
Күселәрне кытыкласаң, алар көлә ала.
Сукыр тычкан төн эчендә 300 метр озынлыктагы тоннель казый ала.
Мәчесыманнар семьялыгыннан булган оцелотлар бик яхшы йөзә.
Басенджи токымлы этләр бөтенләй өрми.
Теле ал төстә булмаган бердәнбер эт – чау-чау.
Атларның хәтере яхшы. Алар кешеләрне, әйберләрне, шулай ук кайчандыр белгән һөнәрләрен истә калдыра.
Сыерныкына караганда, кәҗә сөтендә май 5 тапкыр кимрәк. Сыер сөте – 1 сәгать, кәҗәнеке 20 минут үзләштерелә.
Тавык елга уртача 190 йомырка сала.
Пошиның мөгезләре бик сизгер.
Ак аюлар сулагай була.
Филнең теше 200 килограммга кадәр була ала.
Яңа туган фил баласы 100 кг тирәсе була.
Гел елмаеп торганга, квокка (көнгерәләр семьялыгыннан кыска койрыклы җәнлек) иң бәхетле хайван дип санала.
Коалаларның бармак эзләре кешенекенә охшаган.
Юлбарысның тиресе генә түгел, тәне дә юллы-юллы.
Арысланнар 2 яшь тулмыйча ырылдый алмый.
Хамелеон күзләрен бер үк вакытта төрле якка йөртә ала.
Бөркет 250 км/сәгатьтән артык тизлек белән оча ала.
Тавис кошы – әтәчнең бик якын туганы. Ул тавыксыманнар арасында иң матур кош дип санала.
Фламинголарның матур төсе аларның каротинга бай суүсемнәр ашаулары белән бәйле.
Байбак (сурок) куркыныч янаганда сызгыра.
Һиндстанда 50 миллион маймыл бар.
Дөя 2 атна сусыз тора ала.
Эму дигән кош артка таба йөри алмый.
Кызыл пандалар үзләренең йомшак койрыкларын җылыну өчен өсләренә ябалар.
Коры җир ташбакалары башларын кабырчыгына яшерә, диңгез ташбакасы болай эшләми.
Су юлында очраган матдәләрне, эретеп, диңгезгә һәм океаннарга алып төшә. Үсемлек тамырлары су белән бергә дымлы туфрактан анда булган матдәләрне дә суыра. Су, үсемлек сабагы буенча менеп, яфраклары аша яңадан һавага пар рәвешендә күтәрелә.
Суның коры җирдәге төп чыганагы – тау бозлары. Алар күп суны җәй көне бозлар һәм карлар эрегәндә бирәләр.
Суның атмосферада булуы уртача 10 көн итеп билгеләнсә дә, гел үзгәреп тора. Елгалардагы су бер елга 30 тапкыр яки һәр 12 көн саен алмашына. Туфрактагы дым 1 ел эчендә яңара. Агымсулы күлләрдәге су – 10 ел, акмый торганнарында 200-300 ел эчендә алышынса, бөтендөнья океанындагы суның яңаруы 3000 елга сузыла. Әгәр дә елга пычранган күлдән агып чыкса, ул чистарсын өчен иң башта күл чистарырга тиеш.
Организмдагы төрле тукымалар төрле күләмдә су тоталар. Суга иң бай тукыма ул – күзнең пыяла сыман тәне (99 проценты су), ә суга иң ярлысы – теш эмале, анда су – бары тик 0,2 процент кына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев