Кызлар елы
Ел башыннан исәпләгәндә дә кызлар малайларга караганда шактый артык:
ГХАТ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ноябрь аенда районда 1 малай, 3 кыз туган. Ел башыннан исәпләгәндә дә кызлар малайларга караганда шактый артык: 146 баланың 63е – малай, 83е – кыз. Туучылар саны – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бер тигез. Үлүчеләр узган елдагыга караганда 15кә кимрәк булса да, туучылардан күпкә артык – 296 кеше. Ноябрь аенда гына да 23 райондашыбыз якты дөнья белән саубуллашкан. Узган айда 5 пар язылышкан, 2 гаилә таркалган. Ел башыннан язылышучылар саны – 116, аерылышучылар 49.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев