Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыю егетләр көне

2 августта Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелде.

Быел һава десанты гаскәрләре оешуының 91 еллыгы билгеләп үтелә. Җирлегебездә “десантчы” исемен йөртүчеләр шактый. 200дән артык райондашыбыз һава десан­ты гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үткән булса, бүгенге көндә тагын ике егетебез элиталы гаскәрләрдә армия мәктәбен үтә.

“Мөслим йөрәге” скверында Һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан узган чарада район башлыгы урын­басары Азат Әхмәтҗанов катнашты. Бәйрәмгә кунак булып Әлмәт, Яр Чал­лы шәһәрләреннән, Чиләбе өлкәсеннән дә десантчы егетләр кайткан иде.

– Бәйрәм ел да районыбыз һәм шәһәрләрдән кунак булып килгән де­сантчыларны берләштерә. Әлеге гаскәрләр хаклы рәвештә Рос­сия армиясенең элитасы булып са­нала. Без алар белән ихластан го­рурланабыз. СССРның, аннан соң Россиянең хәрби тарихының данлы­клы битләрендә десантчылар батырлы­гы мөһим урынны алып тора. Һава де­санты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр иң катлаулы заданиеләрне, махсус операцияләр үтиләр. Һава десанты гаскәрләре Россия армиясенең иң пре­стижлы формированиеләре арасында. Илебезнең данлы хәрби тарихында эз калдырырга теләгән күпчелек егетләр десантчы булып хезмәт итү турында хыяллана, – диде үз чыгышында Азат Әхмәтҗанов.

Бәйрәмгә кунак булып чакырылган локаль сугышлар ветераннары оешма­сы җитәкчесе Данил Госманов бу чара­га буш кул белән килмәгән иде. Десант­чы райондашыбыз, Мөслим егете Ренат Җәлилов “Кораллы көчләргә – 100 ел” ордены белән бүләкләнде.

– 1930 елдан бирле 2 август Һава десанты гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Ул көнне Воронеж өлкәсендә хәрби өйрәнүләр вакытын­да 12 егет беренче мәртәбә парашют­тан сикерә. Десантчылар сугышның беренче көннәреннән үк Балтыйк буе, Белоруссия, Украина фронтларын­да, Ерак Көнчыгышта дошманны тар- мар итүдә зур өлеш кертәләр. Мин үзем Азәрбайҗанда, әфган чигендә хезмәт иттем. 26 мәртәбә парашют­тан сикерергә туры килде. Ул еллар бүгенгедәй күз алдында. Десантчы булу ул – мәңгелек, – ди Метрәй авылында яшәүче Илшат Шакиров.

Бәйрәмдә катнашкан десантчы­лар арасында хезмәттәшебез Динар Минһаҗев та бар иде. Динар хәрби хезмәтен Псков шәһәрендә узды. Бер ел эчендә биш мәртәбә парашюттан сикерергә өлгерде егетебез.

– Кечкенәдән үк парашют белән сикерергә хыялландым. Хәрби хезмәткә алынганда һава десанты гаскәрләренә эләксәм ярар иде дип теләдем. Чөнки сугышчы-десантчылар һәрвакыт ба­тырлык, ныклык, Ватанга тугрылык үрнәге булып калалар. Райондашлары­быз арасында да Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан, Әфганстан, Чеч­ня сугышлары һәм башка “кайнар нок­талар” аша узган солдатлар бар. Алар безгә һәрвакыт үрнәк. Десантчылар киләчәктә дә ныклы ихтыяр көченә ия булып, төпле фикерле булып кал­сыннар иде! Һавадагы беренче сике­реш вакытындагы кебек һәрбер десант­чы үзен кыю тотадыр ул, – диде Динар Минһаҗев.

Һава десанты гаскәрләрен “канат­лы пехота”, “зәңгәр беретлар” дип тә йөртәләр. Ләкин “Бездән башка бер­кем дә!” (“Никто, кроме нас!”) прин­цибы буенча яшәүчеләрнең көче, ба­тырлыгы үзгәрешсез кала. Һава десан­ты гаскәрләре вәкилләре, матур тра­диция буларак, Мәңгелек ут янындагы билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды. “ВДВ” дип язылган флаглар­ны җилфердәтеп Мөслим урамнарын әйләнгән машиналарны олысы-кече­се кызыксынып күзәтте. Егетләрнең бәйрәме табигать кочагында дәвам итте.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев