Кыйблалы авыл
Районыбызның иң зур авылларыннан берсе булган Тойгелдедә хәзер ике мәчет эшли.
31 июль көнне Тойгелдедә “Кыйбла” мәчетен ачу тантанасы булды. Чарада республиканың көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, күрше-тирә районнарның имам-хатыйплары, дин әһелләре, авыл халкы катнашты.
– 1913 елда Тойгелде авылында 310 хуҗалыкта 1580 кеше гомер кичергән. Авылда ике мәчет эшләгән. “Тарих кабатлана” дигән әйтемне һәркайсыбызның ишеткәне бардыр. “Кыйбла” мәчете ачылу – шуның ачык мисалы. Авылда хәзер ике мәчет эшләячәк. Мәчет ишекләрен ачып кергән һәркемнең йөзләре иман нурыннан балкысын иде! – диде чараны алып баручы иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов.
Тойгелде авылы халкының иман юлында матур үрнәкләре бар. Моннан 31 ел элек районда беренчеләрдән булып нәкъ менә Тойгелде авылында Аллаһ йорты эшли башлаган иде.
– Мәчет ачылу – авыл халкы өчен зур бәйрәм ул. Тойгелде авылында моңарчы да мәчет бар иде. Анда дини бәйрәмнәр үткәрелә, җомга намазлары укыла. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә “Мәчетләрне матур, зур итеп төзегез” диелгән. Мәчетләр элек-электән үк авылларның күрке, йөзек кашы булып саналган. Юлчыларның, айлы манараны күреп, биредә иманлы, миһербанлы халык яши дип инануы да авылга нур өстәгән. Мәчетләр бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмый. Борынгылар аны юкка гына җәннәтнең өй алды дип санамагандыр, – диде көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров.
Хәерле эш Коръән аятләре белән башлана. Тойгелдедә дә Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә хезмәт куючы коръәнхафиз Абдулбәсит хәзрәт моңлы итеп Коръән аятьләрен укыды. Аннан соң дога кылу өчен сүз районның аксакаллар шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмовка бирелде.
Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин мәчет төзүгә зур көч керткән иганәчелар – Фоат Хәбибуллин, Равил Минһаҗев, Гарифҗан Миңнеханов, Вакыйф Ситдыйков, Раиф Габделхаковка мөфтиятнең рәхмәт хатларын тапшырды. Мөслим мөхтәсибәтенең рәхмәт хатларына Мәгъсүмҗан Миңнеханов, Илфак Миңнеханов, Ринат Баев, Радик Габделхаков, Фирдәвес Маннанов, Рафаэль Әхмәтҗанов, Фаит Шәймурзин лаек булды. Дин әһелләре җыелган халыкка ихлас тәбрикләүләрен җиткерде, тирән эчтәлекле вәгазьләрен сөйләде.
Күп еллар Тойгелде авылы имамы вазыйфасын үтәгән, ислам динен таратуда күрсәткән тырышлыгы өчен Фоат хәзрәт Хәбибуллинга “Бердәмлек” медале тапшырылды. Матур мәҗлесне тәмамлап өйлә намазы укылды. “Кыйбла” мәчетенең имам-хатыйбы итеп Фоат хәзрәт Хәбибуллин сайланды.
Кунаклар кызыл тасманы кискәч, ир-атлар, тәкъбир әйтеп, мәчет эченә узды. Ислам дине кануннары буенча мәчеткә иң элек ирләр, аннары хатын- кызлар, балалар керде. Аллаһ йортында намаз укылды, Раббыбыздан бәрәкәт, иминлек сорап дога кылынды.
– Тойгелде авылында яңа мәчет ачылуына ихластан сөендек. Авыл халкы, кайткан кунаклар өчен әлеге Аллаһ йорты дини ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен тагын да күбрәк уңайлыклар һәм мөмкинлекләр бирәчәк. Киләчәктә дә Аллаһ йорты буш тормасын, моңлы азан тавышлары тынмасын, өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә мәчетләргә йөрсен, дөрес юлдан тайпылмасын иде, – диде мәчет ачылу тантанасына Мөслимнән килгән Гөлнара Кадыйрова.
Бу көн авыл халкы өчен истәлекле булып күңелләрдә озак сакланыр. Бәйрәм чарасында 200дән артык кеше катнашты. Һәркемнең йөзендә елмаю, иман нуры балкый иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев