Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыска эш атнасы көтә

Бу көн «эшләми торган бәйрәм көне буларак түләнә торган» эшләми торган көн дип игълан ителгән иде.

Россиядә 1 июльне эшләми торган көн дип игълан итү сәбәпле, киләсе эш атнасы бер көнгә кыскарачак. Бу хакта Россия хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

1 июльдә, чәршәмбе көнне Россия Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләр өчен тавыш бирүнең төп этабы узачак. Бу көн «эшләми торган бәйрәм көне буларак түләнә торган» эшләми торган көн дип игълан ителгән иде.

«Ягъни, 1 июльдә эшләгән гражданнар бу көн өчен икеләтә хезмәт хакы ала, ә бу көнне эшләмәгән кешеләрнең июль өчен хезмәт хакы кимеми», — дип аңлаттылар ведомствода.

Федераль закон нормалары нигезендә, плебисцит көне өчен хезмәт хакы түләү РФ хезмәт кодексының бәйрәм көннәре өчен хезмәт хакы түләү нормалары буенча башкарыла, дип аңлаттылар хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.

Шул ук вакытта 1 июльдә эшләгән хезмәткәрнең теләге буенча аңа башка көндә ял бирелә ала. Бу очракта Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирү көнендә эшләгән өчен хезмәт хакы бер күләмдә түләнәчәк, ә ял көне өчен акча түләнмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев