Кышкы ваемсызлык баш калкыта
1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланды.
Җәйге чорга чистарынып, төзекләнеп керү – гадәти хәл. Кыштан соң оешма-предприятиеләр дә, шәхси хуҗалыклар да үз территорияләрен җыештыра, тәртипкә китерә. Икеайлык дәвамында оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән урамнарда да җыештыру, чистарту эшләрен алып барачак.
– Җирлектәге һәрбер оешмага аерым урамнар беркетелгән. Чисталык икеайлыгы җыелып торган карны таратудан башлана. Кышкы җавапсызлыгыбыз кояш ныграк җылыта башлау белән үзен күрсәтә. Кар эри башлау белән кыш буена җыелып килгән чүп-чар баш калкыта. Санитар-экологик икеайлык дәвамында һәрберебез актив булсын иде! – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
Чисталыкны тәэмин итү – актуаль мәсьәләләрнең берсе. Авыл җыеннарында да бу хакта күп сөйләнелде. Җыештыру эшләрен бүгеннән үк башларга кирәк! Әйләнә-тирәбездә чисталык саклауга һәркем үз өлешен кертергә тиеш.
– Кар чүп-чарын да, юлдагы чокырларны да каплый. Ә менә машинага килгән механик зыянны кем капларга тиеш?! Машина тәгәрмәче “шап” итеп төшеп киткән урыннар бар! – ди райондашыбыз Данис Әхмәтов.
“Мост” оешмасы җитәкчесе Фиргать Галимов билгеләп үткәнчә, оешма егетләре быел да график нигезендә Мөслим эчендәге юлларда чокыр ремонтын башкарачак. Бу эшләрне башлау өчен көннәрнең +10, +15 градус җылы булуы шарт. Бер-ике атнадан бу эшләрне башларга мөмкин булачак. Әлегә оешма егетләре юлларга санация эшен башкара, ягьни асфальтта барлыкка килгән аркылы тишекләр арасына бетон сала.
Халык юлдагы җитешсезлекләрне бик тиз күрә, ә чисталык мәсьәләсенә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирми кебек. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе хезмәткәрләре урамнардагы каты көнкүреш калдыкларын, башка төр чүпне җыю белән мәшгуль. Бу эш көн саен башкарылуга карамастан, икенче көнгә урамнарда тагын чүп-чар барлыкка килә.
– Күпфатирлы йортлар ишегалдына чүп контейнерлары куелды. Бу каты көнкүреш калдыкларын алып китүче машинаны билгеләнгән вакытка чыгып көтеп тормас өчен, халыкка уңайлы булсын дип эшләнде. Ләкин моңа карап кына чүп-чар кимемәде. Чүп контейнерларының капкачын ачарга иренеп, пакет-пакет чүпләрен контейнер янында калдырып китүчеләр дә бар. Җыелган чүпне махсус билгеләнгән урыннарга гына түгәргә кирәк! – ди Рунар Сәхбетдинов.
Язгы, көзге чорда халык бакчасыннан, ишегалдыннан чыккан чүп-чарны яндыра башлый. Исегезгә төшерәбез: 25 апрельдән республикада янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда урамда, урман-кырларда учак ягу, коры үлән, чүп-чар, камыл яндыру тыела. Чүпне яндырган, чүп-чар түгеп, табигатькә зыян китергән өчен административ җәза каралуын да онытмагыз! Зыянның дәрәҗәсенә карап, штраф күләме дә саллы.
Лилия Шәймиева.
Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев