Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы каникуллар башланды (+ФОТОЛАР)

26 декабрьдән Республикада балаларның юллардагы иминлеген тәэмин иту буенча «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы башланды.

Ул 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында районда профилактик чаралар үткәрелә башлады. Мөслим урта мәктәбенең мэктә яны кышкы лагерена йөрүчеләр Г.Тукай һәм Пушкин урамнары кисешенә профилактик акция үткәрергә чыкты. Акция бу юлы җәяүле кичүләрендә иминлекне булдыруга юнәлдерелгән иде. Балалар махсус жилетлар киеп, кулларына акция исеме язылган плакатлар тотып урамнар кисешенә чыктылар. Алар җәяүлеләр, узып баручы шоферлар белән җәяүлеләр иминлеге турында сойләштеләр, аларга яктырткыч элементлар куллану турында информацион буклетлар тараттылар, хәерле, имин юллар теләделэр, дип хәбәр итә безгә «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча булекчә җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев