Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш бабай килә, бүләк алып килә

Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Һәм күпләр балаларын Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерәчәк.Тәмле, сыйфатлы һәм куркынычсыз баллы күчтәнәч алу өчен бик игътибарлы булырга һәм билгеле кагыйдәләргә таянырга кирәк, ди белгечләр. 

Күчтәнәчле Яңа ел пакетларын кибет, супермаркет, рәсми базар кебек сәүдә урыннарыннан гына сатып алырга кирәк. Азык продукциясенең кабына, маркировкасына игътибар итү шарт. Анда товарның исеме, составы, данәсе, җитештерү датасы, яраклылык вакыты күрсәтелә. Шулай ук ризыкны саклау шартлары, товарны җитештерүче турында мәгълүмат бирелә. Файдалану турында тәкъдимнәр, азык кыйммәте күрсәткечләре һ. б. мәгълүматлар да кулланучы өчен кызыклы. 
Ризыкның яраклылык вакыты продукт составындагы иң тиз бозылучы продукт буенча билгеләнә. Сатып алганда иң якын даталы җыелманы алырга кирәк. Шул чагында яңа гына җитештерелгән конфет, вафли, печеньеләр эләгәчәк. Азык өстәмәләре, консервантлар, гомогенлаштырылган майлар иң аз күләмдә булган кондитер эшләнмәләрен генә сатып алырга кирәк. 
Баллы ризыкта аромат һәм тәм көчәйткечләр, консервантлар (Е200, Е202, Е210, Е249), синтетик буяулар, гидрогенлаштырылган майлар, натураль кофе, табигыйга якын ароматизаторлар булмаска тиеш. Табигый буяулар һәм ароматизаторлар булса ярый. 
Яңа ел пакетында уенчык та булырга мөмкин. Ул аерым төрелгән булырга тиеш. Яшь чикләүләре һәм куркынычсызлык техникасы турында да онытмагыз. Мәсәлән, өч яшькә кадәр балалар өчен уенчыкларда мех һәм йон кебек аллергия чыганаклары булмаска тиеш. Шулай ук пыяла, башка уалучан материаллар, вак детальләр, юеш мохиттә күләме 5 проценттан артыгракка зураючы башка детальләр булмау шарт. 
Баллы күчтәнәчне 15-17 градус җылылыкта сакларга кирәк. 
Алина Виноградова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев