Кыш бабай бәйрәмнәрдә битлектә булырга тиеш
Кыш бабай яңа коронавирус инфекциясе янавы аркасында бәйрәмнәрдә битлектә булырга тиеш. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
"Бүгенге көндә Кыш бабайга карата нинди дә булса катгый таләпләр юк.Тик битлек режимы-ул барысы өчен дә. Әгәр Кыш Бабай оештырылган коллективка килә икән, аның битлеге булырга тиеш», — дип билгеләп үтте спикер.
Любовь Авдонина, сакал һәм мыекларына карамастан, Яңа елның төп тылсымчысы борыны ачык, дип ассызыклады. Битлек исә сулыш органнарын саклау өчен кирәк.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/11-12-2020/rospotrebnadzor-po-rt-nazval-covid-pravila-kotorye-dolzhen-soblyudat-ded-moroz-5791847
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев