Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырдагысы түгел, амбардагысы – икмәк

Районда урып-җыю эшләренә 20 июльдә старт биреләчәген әйтә белгечләр. Кыр кораблары беренче чиратта арыш һәм көзге бодай басуларына чыгачак.

Табигать-ана – бөек рәссам. Әле генә яшел хәтфә булып җәйрәп яткан иген кырларының төсләр гаммасы күз алдында үзгәрә бара. Басуларның бәрәкәт, муллык вәгъдә итүче алтынсу төскә күмелүе авыл хуҗалыгы тармагында иң җаваплы чор – урак җитүен искәртә.

Белгечләр быел урып-җыю эшләренең үзенчәлекле шартларда башланачагын искәртә. Июль башыннан күзәтелгән эссе һава шартлары игеннәрнең өлгереш срогын шактый тизләткән. Иртә срокта чәчелгән арпа уҗым культураларын “куып җиткән”. Бу урак башында комбайннарның эшенә нагрузканы нык арттырырга мөмкин. Уракта катнашачак техниканың кампаниягә әзерлеген тикшерүдә катнашкан комиссия членнары шул фикерне ассызыклады. Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган комиссия агрофирмаларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында машина-трактор паркын карады. Урып-җыю техникасының, киптерү хуҗалыгы һәм ашлык саклау складларының сезонга әзерлеген, агрегатларның механизаторлар белән тәэмин ителешен бәяләде. Белгечләр уракта катнашучыларны хезмәтне саклауга булган таләпләр белән дә таныштырды. 
Авыл хуҗалыгы подразделениеләренең һәркайсында җитәкче һәм белгечләрнең кәефе күтәренке булуы күзгә ташлана. Бу аңлашыла да, ел уңышы астына кертелгән чыгымнар бушка китмәгән: басуларда игеннәр күкрәп үсте, кырлар мул уңыш вәгъдә итә. “Туган як” агрофирмасында, мәсәлән, уңыш узган елгыдан 10 процентка артыграк булыр кебек. Ләкин кырдагысы түгел, амбардагысы – икмәк, дигән әйтемне дә онытмаска кирәк.
– Районның язгы чәчү, терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю кампанияләренә әзерлеген тикшерү эшендә 8 ел катнашам инде. Соңгы өч елда Мөслимдә техник коралланыш өлкәсендә зур үзгәрешләрне күреп сөенәбез. Агрофирмалар һәм хуҗалыклар берсен-берсе уздырып әзерләнә мөһим кампанияләргә, – ди аграр университет проректоры Наил Хәлиуллин. 
Университет вәкилләренең районга визиты уракка әзерлекне тикшерү белән генә бәйле түгел икән. Әлеге уку йорты авыл хуҗалыгына белгечләр әзерләү юнәлешендә соңгы ике елда район белән аеруча тыгыз элемтәдә эшли. Хезмәттәшлек студентларны укыту процессында гына түгел, белгечләрнең квалификациясен күтәрүдә дә чагыла. 
– Аграр көллият яки техникум тәмамлаган белгечләрне, механизаторларны эчке имтихан нәтиҗәләре буенча да кабул итәбез. Әле “Туган як” агрофирмасының өч комбайнчысы укырга керергә теләк белдерде, – ди аграр университет ректоры Айрат Вәлиев. Ул бер үк вакытта “Август-Мөслим” агрофирмасында практика узучы студентлар белән дә очрашып сөйләште. 
Комиссия членнары “Туган як” агрофирмасының, “Исламов” хуҗалыгының уракка әзерлеген яхшы дип бәяләде. “Август-Мөслим” агрофирмасында бу юнәлештә күп эшләнүен билгеләде. Башка хуҗалыкларга күрсәтелгән җитешсезлекләрне бетерү буенча конкрет бурычлар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев