Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырда сыналыр чак

Игенчеләр, “Язның бер көне ел туйдыра” дигән мәгълүм әйтемне истән чыгармыйча, язгы кыр эшләре кампаниясенә актив кушылды.

Бу атнада районда язгы кыр эшләре аеруча оешкан төс алды. Эре агрофирмалардан алып, кече фермер хуҗалыкларына кадәр язгы агрочараларны тулы куәтенә алып бара бүген. Басу-кырларда 80нән артык агрегат хәрәкәт итә. Аларның 50се дым каплауда эшли. Дистәдән артык агрегат иртә культуралар чәчүгә чыкты. 
“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгының Олы Чакмак юлы өстендәге басуында гадәти булмаган җанлылык. Чәчүдә катнашачак агрегатларны белгечләр катнашында соңгы карау-көйләү эшләрен төгәлләп, чәчү нормаларын көйләгәннән соң, дүрт трактор бер-бер артлы басуга кереп китте. Алдан “Амазоне” агрегаты минераль ашлама сиптереп бара. Минималь технология нигезендә эшләүче ике чәчү комплексы артыннан катоклау агрегаты да кузгалды.
– 19 апрельдә “Август-Мөслим” агрофирмасы игенчеләре, районда беренчеләрдән булып, чәчүгә чыккан иде. Бүген агрофирмада биш агрегат арпа чәчә. Менә бүген “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында да алты агрегат белән чәчү эшләренә старт бирделәр. “Намус” агрофирмасында шикәр чөгендере чәчүгә чыгарга торалар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
– Уҗым тукландыруны төгәлләп, бодай чәчүгә керештек. Бүген басуларда югары егәрле уннан артык агрегат эшли. Дүртесе – дым каплауда, алтысы – чәчүдә. Традицион технология нигезендә эшләүче агрегатлар да чыкты басуга. Чәчү агрегатлары артыннан авыр катоклар таккан дүрт трактор йөри, – ди “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры урынбасары Фәрхәт Шәмсиев.
Чәчү структурасына килгәндә, бу сезонда 4 мең 500 гектар мәйданда язгы культуралар чәчәргә планлаштыралар. 1 мең 700 гектарда көзге бодайлары бар. Янәшәдә яшел келәм булып җәелеп яткан көзге бодай басуы уҗымнарның әйбәт кышлавы турында сөйли. Язын уҗым культураларын һәр гектарга 150 кг исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландырганнар. Сабан культуралары астына 80 кг исәбеннән карбамид кертәләр. 
Исламовлылар, “Агромастер” җитештерү компаниясендә эшләнгән, энергоресурс саклау технологиясенә корылган агрегатлар кулланып, ашлыкның үзкыйммәтен киметүне максат итеп эшли. Бүген басу-кырларда эшләүче җир эшкәртү һәм чәчү техникасы – тулысынча үз компанияләрендә эшләнгән югары җитештерүчән агрегатлар. Быел шактый зур суммага башка төр авыл хуҗалыгы техникасы да сатып алганнар.
– Быел барлыгы 110 млн сумлык техника сатып алдык. Алар – Россия компанияләрендә җитештерелгән “Амазоне” ашлама чәчтергече, КамАЗ машиналары, “Амкодор” фронталь төягече һәм башка төр агрегатлар, – ди “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры урынбасары Ислам Исламов.
Белгечләр, көннәр салкынча торса да, көчле җил туфрактагы дымның интенсив төстә парга очуына китерә, дип белдерә. Шулай булгач, ел уңышына ышанычлы нигез салу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк, ди алар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев