Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырда сыналыр чак

Белгечләр быел язгы кыр эшләренең атна-ун көнгә иртәрәк башлануын әйтә. Район буенча 12 мең 800 гектарда – уҗым, 2 мең 900 гектарда күпьеллык үлән тукландырылды, 4 мең 500 гектар мәйданда дым каплату үткәрелде.

Районда авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча комиссия эшләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белгечләре агрофирмаларда һәм хуҗалыкларда техника һәм тагылма коралларның кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен, орлык хуҗалыгы торышын, минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары һәм кадрлар белән тәэмин ителешне тикшерде. Хезмәтне саклау буенча таләпләрнең үтәлешен бәяләде. “Туган як” агрофирмасында, елдагыча, язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән киләләр. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга ундүрт агрегат тартылган. Чәчү алдыннан туфрак эшкәртүгә “Тайлермастер”, КРГ-9 культиваторлары җәлеп ителәчәк. Чәчүгә энергоресурс саклау технологиясенә нигезләнгән алты комплекс һәм өч СЗП3,6 агрегаты әзерләнгән. Агрофирмада быел да шактый техника сатып алынган. 
– Инвесторыбыз “Чаллы икмәге” җәмгыяте авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга быел гына да 50 млн сум күләмендә инвестиция җәлеп итте. Узган елгы уңыш астына тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 56 кг минераль ашлама кертелгән иде. Быел аның күләме тагын да артачак. Кайткан ашлама һәр гектарга 75 кг исәбеннән кыр сые кертү мөмкинлеген бирә, – ди “Туган як” агрофирмасы генераль директоры Рәдиф Габидинов. 
Агрофирма 3700 гектар мәйдан биләүче уҗым культураларын тукландыруны беренчеләрдән булып төгәлләде. Күпьеллык үлән басуларында дым каплау белән дә кулны чишкәннәр. Бу көннәрдә агрегатлар көздән эшкәртелгән җирләрне тырмалауда эшли. 
“ А в г у с т - М ө с л и м ” агрофирмасының техника паркы быел да яңарыш кичерә. Ресурс саклау технологиясенә корылган чәчү комплекслары, егәрле тракторлар, чит ил компанияләрендә эшләнгән “Лилиани” бункер-төягечләре сатып алганнар. 
Белгечләр хуҗалыкларда да тракторларның әзерлеген, аларның механизаторлар белән тәэмин ителүен дә тикшерде. Механизаторларның тракторчы-машинист таныклыгы, тракторларның һәм арбаларның учет документлары булу-булмавына да игътибар ителде. Урыннарда техник һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше дә исәпкә алынды. 
– Хуҗалыклар алда торган мөһим кампаниягә җаваплылык  белән әзерләнгән. Техниканың барысы да бүгеннән кырга чыгарлык. Ташламалы бәяләрдән ягулык-майлау материаллары сатып алу өчен килешүләрне төзеп бетерү шарт. Язгы кыр эшләре өчен кирәк булган 1800 тоннага якын ягулыкны тиз арада кайтарып бетерү мөһим, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. 
Комиссия членнары агрофирмаларда орлык хуҗалыгы торышын да карады. Быелгы уңыш астына әзерләнгән 103 мең 230 центнер чәчүлек материалны инкрустацияләү өчен химик һәм биологик препаратлар тупланган. Күпчелек хуҗалыкларда орлыкларны агу-химикатлар белән эшкәртүгә керешкәннәр. Шул вакытта ГОСТ таләпләренә туры килмәгән партияләрне кабат калибрлау бара. Элиталы һәм югары репродукцияле орлыклар кайтару да дәвам итә.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев