Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышы нинди – җәе шундый

Яз инде ишек төбендә. Күпьеллык мәгълүматлар буенча метеорологик яз (һаваның уртача температурасы даими рәвештә нуль тамгасыннан өстә) җирлегебездә апрель башында килә. Шулай булгач, статистика буенча март - бөтен параметрлар буенча әле кыш ае.

Тик быел яз вакыйгаларны тизләтергә охшаган. 2015 елның язы суытуларсыз, тулаем алганда иртә һәм җылы килер кебек. Быелгы кыш көтелмәгән сюрпризлар ясамады һәм җылы булды. Декабрь һәм гыйнвар айлары уртача статистика күрсәткечләреннән - өч, февраль биш градуска җылырак булды. Бу - соңгы унъеллыкта күзәтелгән җылы кышларның берсе.

Март башында ук көндезләрен һава температурасы 5 градуска кадәр күтәрелде. Җылы кыш явымнарга да саран булып чыкты, кар күп яумады. Ноябрь-декабрь айларында гына явым-төшем күләме нормага туры килде (нормадан 101-138 процент). Гыйнвар, февраль айларында явымнар аз булды. Гыйнварның беренче яртысында басуларда кар катламы уртача 25 сантиметрдан артмады. Соңга таба көчле җилгә бәйле кар катламы күпкә кимеде һәм 17-20 сантиметрга калды. Карның уртача тыгызлыгы 0,20-0,23 г/ куб см., карда су запасы 44-53 миллиметр тәшкил итте. Туфракта туң катламы - 80 сантиметр чигендә.

Язга охшаш җылы кыш җәйгечә эссе язга күчәргә мөмкин. Көчле яңгырлар күзәтелмәсә, быел да корылык булу ихтималы зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев