Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш бабай пенсиядән баш тарткан

Ул көче һәм энергиясе ташып торуын билгеләп үтте.


( «Татар-информ»). Россия Кыш бабае пенсия яше җиткәч бирелә торган айлык түләүләрдән баш тарткан. Бу хакта ул ТАСС агентлыгында үткәрелгән, үзенең Бөек Устюгтан Мәскәүгә килүенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Мин пенсиядән баш тарттым. Бөек Устюгта урнашуга ук, Пенсия фонды вәкилләре килеп, миңа пенсия билеты тапшырырга тырышып карады», - диде Кыш бабай. «Минем әлегә көчем һәм энергиям ташып тора», - дип искәртте ул.

Алдагы планнарына килгәндә, Кыш бабай Россия президентлыгына үз кандидатурасын тәкъдим итәргә җыенмавын әйтте. «Мин Россия Президентының Кыш бабай була алуына ышанмыйм. Шунлыктан, минем вазифа югарырак дип саныйм», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев