Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КВНда көндәшләр юк!

Быел республика шаяннар һәм тапкырлар бәйгесендә катнашып, Мөслим районы командасы финалга үтте. Финал ярышлары 15 гыйнварда уза. Безнекеләр анда Мәскәү, Мамадыш, Арча, Балтач командалары белән көч сынашачак.

“Мөслим кырмыскалары” командасын оештыручы – Метрәй егете Рүзәл Минһаҗев. Рүзәлне районда белмәгән кеше сирәктер. Җор телле, шаян егет – Метрәй активисты. Җитешмәгән җире юк! Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, КВНда, спектакльләрдә уйный, райондашларына ярдәм итә, кыскасы, чын мәгънәсендә ватанпәрвәр! Шаяннар һәм тапкырлар бәйгесендә катнашырга аңа КамПИда бергә укыган (бергә КВН уйнаган!) танышлары тәкъдим итә. – “Мөслимнең 10 ел буе шаяннар һәм тапкырлар бәйгесендә катнашканы юк” дигән сүзләренә үртәлдем, – ди Рүзәл. – Май ае. Эш вакыты. “Метрәй кырмыскалары”на шалтыратам – 7 көнгә берәү дә эштән китә алмый. Шуннан КВН уйнарга теләге булган яшьләрне җыярга булдык. Республика шаяннар һәм тапкырлар бәйгесенә 30дан артык команда килә. Алдан әзерләнгән сценарийны сызып аталар. Яңа сценарий кирәк! – Үз гомеремдә алай борчылганым юк иде, – дип искә ала Рүзәл ул көннәрне. – Балалар белән эшләп, укытучының хәлен аңлый башладым, аларга хөрмәтем артты. Шул рәвешле “Мөслим кырмыскалары” беренче тапкыр Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры сәхнәсендә – шаяннар һәм тапкырлар бәйгесенең зур фестивалендә чыгыш ясый. Якташыбыз Шәмсия Җиһангированың “Мөслимем” җыры белән башлана чыгыш. Егет-кызлар, яшь булсалар да, сәхнәдә үзләрен иркен тота, матур уйныйлар. Биш елмай (уенга бәя смайликлар белән бирелә) алган команда чирекфиналга үтә. Мөслимлеләр чирекфиналда Арча, Мамадыш, Мәскәүдән килгән көчле командалар белән чыгыш ясый. Ярдәмгә якташыбыз Ләйсән Гыймаеваны да чакыралар. Халык чыгышны бик яратып кабул итә. Импровизациядә дә сынатмыйлар. Нәтиҗәдә максималь балл җыеп, ярымфиналга үтәләр. Сүз уңаеннан, “Мөслим кырмыскалары” чыгышын 15 декабрьдә “ТНВ” каналыннан (16+) карарга мөмкин. Ярымфиналда командалар туган җиренә бәйле видеоролик тәкъдим итәргә тиеш була. Безнекеләрнең “бармак” (дамские пальчики) пешереп, ишәк белән таратулары турында ролик ватсапта популярлык яулады. Жюри да роликны югары бәяли. Ярымфиналда 8 команда арасында мөслимлеләр беренче булып чыгыш ясый. “Йолдызлы номер”ны халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән күрсәтәләр. Соңыннан Буа театры җитәкчесе Раил Садриев “кырмыскалар” чыгышын: “Бигрәк яшьләр! Нәрсә генә эшли алырлар икән?!” дигән идем. Шәп! Яндырдыгыз!”– дип бәяли. – КВН тормышта үз урыныңны табарга, аралашырга, башкалар белән уртак тел табарга ярдәм итә, – ди Рүзәл. – Юмор белән яшәү җиңелрәк, тормышка икенче күзлектән карый башлыйсың. “Әйдә, шаяРТ!” татар КВН лигасының җәйге музыкаль фестивале быел Мөслимдә узды. Оештыручыларның шаяннар һәм тапкырлар бәйгесен Казаннан читтә үткәрергә теләкләре барлыгын белгәч, Рүзәл Минһаҗев чакыра аларны Мөслимгә. Ниятен яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаровка җиткерә. – КВНда көндәшләр юк, – ди Рүзәл. – КВН ул – дуслык! Республика бәйгесендә безгә “Зәй әбиләре”, башкалар ярдәм итә. Районның КВН командалары арасында Иске Вәрәшнең “Кәҗәкәйләр”енә, Яңа Усының “Яңа мыег”ына сокланам. Көчле командалар КВНның дәрәҗәсен күтәрә. Татар юморы яшәсен! Авылларда татар КВНын үстерергә, район данын күтәрергә язсын!

Римма АФЗАЛОВА. Фото – студпроф.рф яшьләр яңалыклар медиапорталының kvnrt.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев