Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куян итеннән бәлеш

Ит бәлешеннән дә тәмлесе юктыр. Бәлеш – татар халкының милли ризыгы. Аның эчлеге төрлечә булырга мөмкин – сыер ите белән дә, каз ите белән дә. Бәрәңгеле дә, кабаклы да, ярмалы да була ала ул. Ә менә куян итеннән бәлеш аеруча сусыл була. Аны Бәкәбездә яшәүче Гөлназ Зиннәтуллина бик тәмле итеп әзерли. Бүген сезгә куян бәлеше рецептын тәкъдим итәбез. 

Камыр өчен бер пачка маргарин, 150-200 мл су, бер стакан кефир, 2-3 аш калагы каймак, чеметем генә сода, тоз, он кирәк булачак. 
Эчлек өчен куян түшкәсе, таба зурлыгына карап 6-7 данә бәрәңге, 2 баш суган, тәменчә тоз, борыч, 150 грамм акмай алына. 
Әлеге ингредиентлардан артык каты булмаган камыр басабыз. Итне – кисәкләп, ә бәрәңгене һәм суганны шакмаклап турыйбыз. Барысын бергә болгатабыз, өстенә тоз, борыч сибәбез. Камырны ике өлешкә бүлеп җәябез. Зур өлешен табага җәябез дә өстенә эчлекне салабыз. Аннары өстенә шакмаклап акмай кисәкләре салабыз. Капкачын каплап, бөрәбез. Бәлешне 200 градускача кызган духовкага куябыз. Куян бәлеше 1,5-2 сәгать чамасы пешә. Табынга кайнар килеш бирәбез. 
Тәмле булсын! 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев