Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Куркынычсызлык каешы” операциясе узды

1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр республика буенча “Куркынычсызлык каешы” операциясе узды.

Аның кысаларында 72 шоферга административ беркетмәләр төзелеп, 1әр мең сум күләмендә штраф салынды. ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов әйтүенчә, шоферлар да, пассажирлар да куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрүгә өйрәнеп бетә алмый. “Күпләр каеш эләктермәүнең тормыш һәм сәламәтлек өчен зыянлы булуы турында уйламый. Каеш эләктермәгән өчен штраф күләменең артуы да тәртип бозучылар санын киметми. Юл-транспорт һәлакәтләре вакытында нәкъ менә иминлек каешының эләктерелмәгән булуы имгәнүгә, күп очракта үлемгә китерә”, – ди ДАИ инспекторлары. Белгечләр машинада иминлек каешын эләктергән кешенең авария вакытында исән калу мөмкинлеге биш мәртәбә зуррак булуын искәртә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев