Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләре туктамый

Районның төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе хезмәткәрләре бу көннәрдә агач ботакларын декоратив кисү белән мәшгуль.

Борынга әкренләп яз исе керә башлады. Бөтен җирдә язга әзерлек эшләре бара. Районның төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе хезмәткәрләре бу көннәрдә агач ботакларын декоратив кисү белән мәшгуль. Кешеләр гомеренә куркыныч янаган, электр линияләренә һәм газ торбаларына зыян китергән агач ботаклары Пушкин урамында тулысынча һәм район үзәгендәге башка урамнарында өлешчә башкарылды. Гомумән, предприятие хезмәткәрләренең эштән бушап торганнары юк. Бу елны кары да мулдан яугач, үзәк урамнарны, җәяүлеләр юлын һәрвакыт чистартып тору таләп ителә. Үзәктәге утыргачларга кар яумаган дип уйлыйбыздыр, бәлкем. Кар көртләреннән барлык утыргычларны, тротуарларны да халык телендә БИо дип аталучы оешма хезмәткәрләре башкара. Балалар мәктәпкә, балалар бакчасына, халык эшкә, кибеткә, түләүләр башкарырга көн дә бер юлдан чаба. Көчле бураннар булганда да, кар-көрткә батып-чумып йөргәнебез юк. Вакыт белән исәпләшмичә эшләгән оешма хезмәткәрләренә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.

“Мөслим-информ” архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев