Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куркаклар хоккей уйнамый

Куркаклар хоккей уйнамый, диләр. Чыннан да, шулайдыр. Мөслим спорт мәктәбе тренерлары Раил Шакирьянов белән Илгиз Софеев җитәкләгән хоккей командалары егетләре – батыр йөрәкле, көчле рухлы яшүсмерләр.

Куркаклар хоккей уйнамый, диләр. Чыннан да, шулайдыр. Мөслим спорт мәктәбе тренерлары Раил Шакирьянов белән Илгиз Софеев җитәкләгән хоккей командалары егетләре – батыр йөрәкле, көчле рухлы яшүсмерләр. 
“Яшьлек” исемен йөртүче командага тупланган укучылар Мөслимебезгә бер генә тапкыр җиңү китермәде. Узган ел команда “Нефть һәм тормыш” журналы, “Татнефть” призларына узган республикакүләм ярышларда икенче урынга лаек булды. Спортчылар быел Сарман авылында, Карабаш, Җәлил бистәләрендә узган хәлиткеч турнирларда да сынатмады. Алкалы хоккей уеннары Мөслим егетләренә җиңү китерде. Егетләр, республиканың көньяк-көнчыгыш зонасындагы яшүсмерләр клублары арасында “Татнефть” акционерлык җәмгыяте кубогына үткәрелгән төп һәм иң дәрәҗәле ярышларның ярымфиналына чыгып, февраль азагында Әлмәт шәһәрендә узачак бәйгегә әзерләнә. “Яшьлек” хоккей командасы ике яшь төркемендәге уенчыларны берләштерә. 2004-2012 елгы яшүсмерләрнең тренерлары – Раил Шакирьянов һәм Илгиз Софеев. 
– Мөслимебездә спортка тартылган үсмерләрнең күп булуы сөендерә. Чөнки җирлегебездә спорт корылмалары, спорт белән шөгыльләнү өчен мөминлекләр дә, шартлар да арта. Кил дә шөгыльлән! Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы егет-кызлар тормыш сынауларына бирешми, чыдам һәм максатчан булалар, – ди Раил Шакирьянов. 
“Яшьлек” командасының бу инде бишенче ел рәттән призлы урын алуы. Команда уенчылары Рөстәм Гәрәйханов, Риназ Хәсәнов, Шамил Баянов, Раил Имамиев, Илназ Харисов, Ринал Мансуров аеруча өметле, ди тренерлары. Командада бүген 40 бала шөгыльләнә.

Лилия Шәймиева.

Раил Шакирьянов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев