Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кунаклар күп килде

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортына районның ислам дине вәкилләре килде.

Очрашуда районның имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов, Мәлләтамак һәм Баланлы авыллары имам-хатыйплары Өлфәт хәзрәт Мортазин һәм Җәмил хәзрәт Газыймов өлкәннәргә үтемле вәгазьләр сөйләде. Расыйх хәзрәт җәмгыятьтә сәламәт мөнәсәбәтләр урнаштыру ислам әдәбенең төп бурычларының берсе булуы, башкаларга һәм үзеңә зыян салуның Коръәникәримдә беркайчан да хупланмавы турында сөйләде, гөнаһлардан сакланып, чиста күңел белән, дус-тату яшәргә өндәде. Җәмил хәзрәтнең Коръән сүрәләрен тыңлаганнан соң, бергәләп дога кылдылар. Хәзрәтләр социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәрнең күп кенә сорауларына җавап бирделәр. Дин әһелләре белән очрашу өлкәннәрнең күңелләрен нурландырып, җаннарын тынычландырды. 10 декабрь көнне Күбәк урта мәктәбе укучылары әбибабайларга матур концерт күрсәтте, Аманулланың “Мактанчык әтәч” пьесасын сәхнәләштерде. Балалар мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Дилбәр Гарифуллина һәм Иске Карамалы авылы мәдәният йорты директоры Әнисә Биктимерова җитәкчелегендә килде. Укучыларның сәләтле булуын, үз рольләрен артистларча оста башкаруын әйтергә кирәк. Спектакльнең музыкаль бизәлешен һәм костюмнарның матурлыгын да билгеләп үтәсе килә. Тамашачылар “чебешләр” өчен чын күңелдән борчылды, “күркә” һәм “әтәч”кә усал “тилгән”не җиңәргә булышты, “үрдәк” өчен кайгырды. Артистларның чыгышы барысына да бик ошады.

Азия ЗАҺИДУЛЛИНА, мәдәни чараларны оештыручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев