Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулларына корал алган Фатыйма

Бөек Ватан сугышының утлы ялкыны безнең гаиләне дә көйдергән. Бабам Исмәгыйль Яхин, аның апасы Фатыйма, сугышта катнашып, яу кырларыннан исән-имин әйләнеп кайталар. Бабам инде гүр иясе, ул сугыш чорында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, япон сугышында катнаша. Күкрәк тулы орден-медальләрен тагып, Җиңү парадына чыгып китүләре әле дә хәтеремдә. Ә менә Фатыйма апабыз бүген дә сау-сәламәт, Әлмәт шәһәрендә гомер кичерә.

Фатыйма апа 1924 елда Метрәй авылында туа. Сугыш башланганда ул авыл клубында эшли. 22 июнь көнне яңгыраган хәвефле яңалыкны да, эшкә килгәч, радиодан ишетә. Авылдан ир-егетләр бер-бер артлы фронтка китә башлый. Фатыйма апаның сөйгәне Нәҗип тә сугышка алына. Көзгә авыл бөтенләй диярлек бушап кала. 1941 елның октябрендә Фатыйма апаны берьюлы берничә эшкә җаваплы итеп куялар. Ул авыл советы секретаре, балалар бакчасы мөдире була, укулар да алып бара. Кыз ике ел буе хәрби комиссариат бусагасын таптый, фронтка җибәрүләрен үтенә. 1943 елда теләгенә ирешә. 
Алар иң элек Казанда хәрби өйрәнүләр уза. Дошман Горький шәһәрен бомбага тота башлагач, Идел буен саклау өчен кече калибрлы зенит артиллерия полклары төзелә. Фатыйма апа да шул полкка эләгә. 1944 елның апрелендә аларның зенит артиллерия полкы Украинаның Коростень шәһәренә җибәрелә. Икенче планда булсалар да, максатлары – тимер юл станцияләрен, эре объектларны, шәһәрне саклау. Землянкаларда яши алар. 82 килограммлы корал салынган тартмаларны ташыйлар. Коточкыч гүләп, немец самолетлары оча, баш өстеннән сызгырып үткән снарядлар, пулялар яңгыры адым саен үлем сагалавын искәртеп тора. Дошман атакасы тынган арада куллары канап беткәнче окоп казыйлар. Фатыйма апа хәрби техниканы тиз үзләштерә, хәтта башка кызларны да өйрәтә. Ә ул вакытта икенче пландагы полкта яртысы диярлек хатын-кызлар була. 
Дошманның ут нокталарын юкка чыгарганнан соң, аларның полкы алга – көнбатышка таба бара. 1944 елның көзендә Фатыйма апа хезмәт иткән полк Польша җиренә күчә. Сугыш бетте дигән хәбәрне ишетүгә, алар кулларындагы карабиннан күккә ата башлыйлар. Күзләреннән яшьләр ага. Бик зарыгып көтәләр шул алар бу мизгелне. Сугыш беткәч, полктагы ир-егетләр Ерак Көнчыгышка җибәрелә, кызлар августка кадәр Демблин шәһәрендә резервта калдырыла. Фатыйма Яхина һәм аның көрәштәшләре, “Багратион” операциясе вакытында күрсәтелгән батырлыклары өчен, Советлар Союзы маршалы К. Рокоссовскийның рәхмәтенә лаек була. 
Дөньялар тынычлангач, Фатыйма апа туган авылына кайта. Фронттан сөйгән яры Нәҗипнең үлгән хәбәре килгән була. Бәхеткә, Нәҗип яраланып, госпитальдә дәваланган була. Сугыш афәтләренең ачысын татыган егет белән кыз, озак уйлап тормыйча, кавышып та куялар. Нәҗип җизнәй белән алар 50 ел бәхетле гомер кичерделәр, бер ул, ике онык үстерделәр. Фатыйма апа 17 ел Мөслим районында статистика бүлегендә эшли. Районнарны кушу-аеру башлангач, алар гаиләләре белән Әлмәткә күченеп китәләр. Фатыйма апа биредә дә шул ук хезмәтен дәвам итә. Өч ел эшләгәннән соң, “Строймеханизация” трестына күчә. Кадрлар бүлегендә 13 ел хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. 
Апабыз бүген дә актив тормыш алып бара. Әлмәт шәһәренең ветераннар советы активисты, җәмәгать эшләрендә катнаша, фронтташ дуслары, укучы балалар белән очрашуларга йөри. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә аның өлеше зур. Фатыйма апа Җиңүнең 75 еллыгын Россия Президенты В. В. Путинның махсус чакыруы буенча Мәскәүдә каршы алырга әзерләнә. 

Ләйсән Яхина. 
Вәрәшбаш. 
Фото – Фатыйма Яхинаның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев