Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кул уйнатсаң

 Район прокуратурасы Югары Табын авылының 42 яшьлек гражданына карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. 

 Район прокуратурасы Югары Табын авылының 42 яшьлек гражданына карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. 
Суд аны РФ ҖКның 112 нче маддәсе 2 бүлеге “з” пунктында каралган җинаятьне (корал сыйфатында предмет кулланып, кеше сәламәтлегенә аның гомере өчен куркыныч булмаган һәм РФ ҖКның 111 нче маддәсендә күрсәтелгән нәтиҗәгә китермәгән, ләкин сәламәтлегенең озак вакытка какшавына яки гомуми хезмәткә яраклылыгының өчтән берен югалтуга сәбәп булган уртача авырлыктагы зыян салу) кылуда гаепле дип тапты. 
Суд билгеләгәнчә, 2018 нче елның 29 июлендә 13.00 сәгать тирәсендә Югары Табын авылы кешесе алкоголь исереклеге хәлендә үзенең хуҗалыгында шәхси күралмау аркасында килеп чыккан тавыш вакытында бергә яшәгән хатынына, белә торып, ягъни тән җәрәхәтләре ясарга теләп, агач таяк белән башына һәм тәненең башка урыннарына өч тапкырдан да ким булмаган күләмдә суга. Шул рәвешле зыян күрүчегә уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре ясый. 
Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд аңа 2 ел да 6 ай срокка ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә 2 елга сынау шарты белән җәза билгеләде. Ул шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителүчеләргә контрольлек итүче махсуслашкан дәүләт органына, айга ике мәртәбә килеп, теркәлү узарга, махсуслашкан дәүләт органына хәбәр итми торып, яшәү урынын үзгәртмәскә мәҗбүр ителде. 
Суд карары законлы көченә кермәде. 

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев