Кул көрәше буенча ярышлар узды
1 марттан 6 мартка кадәр Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия беренчелеге үтте.
Ярышларга Россиянең 44 регионыннан 500 дән артык спортчы килгән иде.
Татарстан җыелма командасы составында спорт мәктәбенең 9 укучысы катнашты.
55 кг авырлык категориясендә
?1 урын - Илһам Бариев, спорт мастеры нормативын үтәде һәм Россия җыелма командасы составына керде.
55 кг авырлык категориясендә
?1 урын - Раян Хәйруллин
60 кг авырлык категориясендә
?1 урын - Наил Харисов
Кызлар арасында
50 кг авырлык категориясендә
4 урын - Илина Бариева спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.
Татарстан Республикасы җыелма командасы гомумкоманда зачетында РСО Алания командасына бирешеп, 2 нче урынны? яулады.
Тренер - Ларис Бариев.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев