"Кул эшләрем файда китерсен"
Салауз-Мухан авылында яшәүче Марс Тимергалиев агачтан көнкүреш кирәк-яраклары ясый.
Җирлегебездә кул эшенә осталар аз түгел.
Өлкәннәр арасында оештырылган кул эшләре күргәзмәсендә моңа тагын бер кат инандык. Өлкәннәр арасында уздырылган кул эшләре бәйгесендә агач эшләнмәләре белән катнашкан райондашыбыз – Салауз-Мухан авылында яшәүче Марс Тимергалиевны күпләр беләдер. Мәгариф ветераны ул. Марс абый конкурска бик күп агач эшләнмәләре алып килгән иде. Алар арасында уклау, тукмак, бизәк төшерелгән гөл аслыклары, урындыклар, агач чүкечләр, шәм аслыклары һәм тагын бик күп көнкүреш кирәк-яраклары бар иде. “Агач – яшәеш чыганагы” дип исемләнгән күргәзмәсе өчен Марс абый диплом белән бүләкләнде.
– Кул эшләре белән лаеклы ялга чыккач ныклап шөгыльләнә башладым. Материаллар һәм станок сатып алдым. Ялда вакыт күп, күңелең теләгән әйберне иркенләп, тәмләп ясарга була, – ди Марс абый.
Марс абыйның агач эшенә хирыслыгы әтисе Мөдәссирдән килә. Заманында иң кирәкле һөнәр иясе – агач остасы булган Мөдәссир абый салган йортларның саны-исәбе булмаган. Иске Әлмәт авылында ул салган йорт бүген дә күз явын алырлык булып, балкып тора.
– Без Мөслимнең иң ерак авылларының берсе – Иске Әлмәттә яшәдек. Яңа өйгә күчүебез бүгенгедәй хәтердә. Әткәй аны 1965 елда сафка бастырды. Өченче сыйныфта укып йөргән чагым иде. Тәрәзә кашагаларын, өйне генә түгел, капканы да бизәкләп ясаган иде әти. Ул вакытта бит станоклар юк, бизәкләп эшләр өчен кул көче һәм вакыт кирәк. Әткәй пычак һәм балта белән төшерде ул бизәкләрне. Курчак өе кебек матур өйдә яшәдек, – дип искә ала Марс абый.
Бүген дә төп нигезнең утлары сүнмәгән. Биредә Марс абыйның 89 яшьлек әнисе Мәрзия гомер кичерә. Иртә яздан түтәл-түтәл суган, кыяр-помидорны, башка яшелчәләрне мулдан үстерә Мәрзия апа.
– Салкын кышларда Мөслимдәге фатирымда яшим. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр балаларыбызның балачагы узган, Мөдәссир белән яшәгән йортыбызга кайтам. Мөдәссирнең кул җылысы кергән йортның һәр бүрәнәсе яшьлек елларымның матур хатирәләрен саклый. Агач йортта яшәгән кешенең сәламәтлеге дә ныклы була, һавасы да рәхәт! – ди Мәрзия апа.
Марс абый гаиләдә иң өлкән бала була. Эне- сеңелләрен карау белән бергә ул агач эшләнмәләрен ясарга да өйрәнә. Әтисе яныннан китмәгән малайның киләчәктә аның кебек балта остасы буласы килә. Беренче кул эшен – сыерчык оясын ул 7 яшендә ясый. Калдык-постык такталар белән менә дигән кош оясы ясап куя. Шул вакыт әтисе дә, тел шартлатып: “Болай булса, улым, мине дә узып китәрсең! Кулың эш белә, югалмассың!” – ди.
Марс Тимергалиев 43 ел Салауз-Мухан мәктәбендә сызым, тормыш иминлеге нигезләре, хезмәт дәресләрен укыта. Эшләү дәверендә ул җитәкләгән технология түгәрәкләренә дә бик теләп йөри укучылар. Үзләре ясаган такталар, тукмак-уклаулар белән әти-әниләрен атна саен сөендереп тора балалар. Бүген аның шәкертләре Илназ Галиев, Альберт Габбасов үзләре дә агач осталары рәтендә.
– Марс агач эшләренә башы- аягы белән кереп чума. Кайвакыт шелтәләп тә алам үзен. Мунчага дигән утын агачларын, ярып куелган түмәрләрне дә “урлаштыра” кайвакыт. “Өслеге матур, шома, тигез” дип, мастерскоена ташый, – дип елмая тормыш иптәше Раушания апа.
Баштарак Марс абый агач эшләнмәләрен кулдан гына ясаган. Әтисенең бу эшкә бар йөрәге белән бирелгәнлеген күреп, Яр Чаллыда яшәүче улы Ирек Марс абыйның туган көненә агач станогы бүләк иткән. Марс абый агач эшләнмәләре өчен тактаны сатып ала. Кайвакыт, табигатькә зыян салмыйча гына, урмандагы сынган агачларны да эшендә куллана.
– Балаларның балаларын – оныклар сөеп яшәр чорга якынлаштык. Шөкер, дүрт оныгыбыз бар. Оныклар күбәйгән саен эше дә күбәя икән аның. Мәктәпкә, балалар бакчасына мин ясаган кечкенә урындыклар, сыерчык оялары, җимлекләрне алып китә балалар. “Бабаебыз ясады!” дип, үзләренчә горурланып та йөриләр. Аларны шатландыру иң зур юаныч инде бабай кешегә, – ди Марс абый.
Марс абыйның хыялы бар – зур шахмат фигуралары белән шахмат өстәлен ясау. Бүген ул әлеге фигураларның бизәлеше турында уйлана. Ясаган әйберләрем кешегә файда китерсен дип яши райондашыбыз. Бу – аның тормыш девизы.
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев