Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара кунаклары

16 март көнне җирлегебезгә Кукмара районыннан кунаклар килде. 45 кешедән торган делегация район һәм аның кошчылык белән шөгыльләнүче зшмәкәрләре белән танышты. Кунаклар Дамир Шәнгәрәевнең кошчылык фермасында булдылар. Ирек Хәмәдишинның Метрәйдәге инкубаторының һәм Мөслимдәге сугым цехының эшчәнлеге белән кызыксындылар. Алмаз Сәхипгәрәевта булып кошларны читлек системасында үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. "Агромастер" җитештерү...

16 март көнне җирлегебезгә Кукмара районыннан кунаклар килде. 45 кешедән торган делегация район һәм аның кошчылык белән шөгыльләнүче зшмәкәрләре белән танышты. Кунаклар Дамир Шәнгәрәевнең кошчылык фермасында булдылар. Ирек Хәмәдишинның Метрәйдәге инкубаторының һәм Мөслимдәге сугым цехының эшчәнлеге белән кызыксындылар. Алмаз Сәхипгәрәевта булып кошларны читлек системасында үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. "Агромастер" җитештерү компаниясенең эшчәнлеге дә читтә калмады. Районнар арасында тәҗрибә уртаклашу матур гадәткә әйләнеп бара. Килүчеләр арасында Мөслимдә инде берничә тапкыр булган кунаклар да бар икән. Килгән кунаклар бу эшлекле очрашудан бик канәгать булып, үзләренә файдалы мәгълүматлар туплап киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев