Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кукин” фестивале узды

Бәйгедә Санкт-Петербург шәһәреннән килгән кунаклар да көч сынашты.

 Мөслимебездә “Кояшлы ык” ял зонасында “Кукин” фестивале уздырылды. Әлеге ярышлар балыкчыларның яраткан бәйрәменә әверелеп килә, елдан ел үзенә күберәк һәвәскәрләр җәлеп итә. 
Фестиваль кызыклы эстафета ярышы белән башланып китте. Бәйгедә Санкт-Петербург шәһәреннән килгән кунаклар да көч сынашты.
Эстафета тәмамлану белән балыкчылар яр буена юнәлделәр. Жюри һәрбер балыкчының “табыш”ына бәя биреп, күпсанлы номинацияләр буенча җиңүчеләрне ачыклады. Җиңучеләргә дипломнардан тыш, кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды. Әлеге фестивальнең игәнәчеләре - Бубеков Игорь, Батталов Эдуард, Байрханов Марат һәм Исанаев Рузәльгә рәхмәтебезне белдерәбез. 
Һәркем балыкчылар ярышында әзерләнә торган төп ризык УХА һәм чәй белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев