Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Венера Ишинбаева: "Авыл утлары" - көтеп алынган кунак

Венера Ишинбаева:

- Мин озак еллар район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә эшлим. Чакыру буенча авырулар янына баргач, өлкән апа-абыйларның район газетасын кызыксынып укуларын күреп кайтам. "Кызым, газетада менә болай дип киңәш биргәннәр, менә болай эшләргә кушканнар бит әле" - диләр.

Үзем дә, почта тартмасыннан алу белән иң элек газетаның һәр битен карап чыгам. Аннары иркенләп һәр язманы, яңалыкны укыйм. Җирлектәге хәлләр белән тагын каян танышасың?

Газетага язылучылар арасында бүләк уйнатачакларын ишеткән улларым "Әни, син дә илтеп кара әле. Бәлки безгә дә эләгер", - дип аптыраткач, бәхетебезне сынарга булдым. Бүләк отучылар исемлегендә үз исемемне күреп сөендем. Район электр элемтәсе узелы куйган "Таттелеком" җәмгыяте бүләкләренә ия булдым. Рәхмәт бу акцияне оештыручыларга. Алга таба да район газетасы гаиләбезнең көтелгән кунагы булыр.

Рәсемдә: Венера Ишинбаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев