Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көрәшне көздән башлыйлар

Күпьеллыкларны яңартып, җирләрен яхшы­лап эшкәртеп тормаган­да, басу-кырларда тузга­нак һәм башка төрле чүп үләннәре барлыкка килә башлый.

Моны булдырмас өчен җирне көздән яхшылап эшкәртергә кирәк. Җирне 7-8 см тирәнлектә сукалаган очракта бу үләннән ко­тылырга мөмкин.

Тузганак башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Шуңа күрә әлеге чүп үләненнән тиз арада котылу чараларын күрергә кирәк.

Тузганак белән көрәшне көздән үк башлыйлар. Иң берен­че чиратта, җирне эшкәрткәндә тузганакларның тамырын казып алыгыз. Яз көне тузганакларда фотосинтез процессы башланган­чы, беренче яфракларны йолкып алу файдага булачак. Үсемлекнең яфракларын теләсә кая ташла­магыз, чөнки орлыклары шытып янәдән үсеп чыгуы бар.

Тузганактан котылу өчен ха­лык чаралары да ярдәмгә килә. Моның өчен уксус һәм тоз ку­шып ашлама әзерләргә һәм чүп үләненә сибәргә кирәк. Ләкин бик сак эш итәргә, янәшәдә үсеп утырган үсемлекләргә зыян китермәскә тырышыгыз.

Берничә тапкыр “Снайпер”, “Лентор”, “Кеплекс” кебек химик препаратлар белән эшкәртергә була.

Тузганакны бакча туфрагын яхшырту өчен ашлама буларак кулланырга мөмкин. Моның өчен үсемлекнең тамырын җыеп, суга салып ачытырга һәм яшелчәләргә сибәргә кирәк. 10 литр суга 1,3 кг тузганак тамырын салыгыз, әлеге ашлама 2 атна эчендә әзер була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев