Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күренекле райондашыбыз, халык язучысы Фоат Садриев гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фоат Садриевка 10 мартта – 81 яшь.

Фоат абый белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

– Фоат абый, язучылыкка ничек кереп киттегез?

– Балачактан ук кеше көлдерергә һәвәс идем мин. Гаиләдә мин – бердәнбер бала. Әти сугышта үлгән. Әнкәй белән икебез генә. Хатыннар кич утырырга керәләр, шунда мин аларны көлдерә торган идем. Гадәтемне белеп, алар миңа төрле сораулар бирәләр, мин кызык итеп җавап бирәм. Иҗади шаукым булгандыр инде ул. Күрше абзыйларның коесы янына җыела торган идек. Бервакыт шунда күрше Фаиз абый бармак юанлыгы гына бер метрлы торба тотып килгән. Торбаның бер башын минем колакка терәде дә икенче башыннан такмак кебек бер әйбер сөйләде. Егыла-егыла көлдем дә: “Фаиз абый, тагын сөйлә әле”, – дим. Тагын сөйләде. Шуннан үзем дә кызыклар сөйләп йөри башладым. Кешеләр көлә. Сайлау көнне концерт куйганда, “теге кызык әйбереңне сөйлә әле” дип, Рәхилә апа мине дә беренче тапкыр сәхнәгә чыгарды. Ул вакытта 2-3 класста укыганмындыр. Алдан кара тиредән сакал-мыек ясап, аны биткә җеп белән тарттырып бәйләдек. Халык кул чапты. Бервакыт колхоз рәисе Дәүләтша абый басты да: “Әйдәгез әле, җәмәгать, тагын бер сорыйк әле Гыйздиямал малаен! Сөйләсен әле, кызык бит”, – ди. Рәхилә апа тагын сәхнәгә төртеп чыгарды. Шуннан сәхнәгә тарта башладылар, спектакльләрдә дә катнаша башладым. 4 класста бик күп укый башладым. Г. Әпсәләмовның хикәясенә нигезләнеп, бер дәфтәр тутырып поэма яздым. Укытучы аны нык тәнкыйтьләде (җитмәгән җирләре булгандыр инде), шуннан соң мин аны мичкә яктым да хыялымны оныттым. Безнең драма түгәрәге бик көчле иде, 7 класска кадәр сәхнәдән төшмәдек. Сәхнә, мәктәптәге драмтүгәрәк балаларны дөрес сөйләмгә өйрәтә, телне үстерергә бик әйбәт.

10 классны тәмамлагач, район газетасы игълан иткән конкурска “Алар җиңелделәр” дигән хикәя яздым. Ул 1 урынны алды. Б у миңа дәрт бирде. Бер пәрдәлек пьесалар да яза башладым, аларны куя торган идек. Мин бит язучылар союзына да драматург буларак кабул ителдем. Редакция, райком работниклары белән элемтә урнашты. 1976 елда Әлмәт дәүләт театрында беренче комедиям куелды, аннан ике ел саен бер әсәрем чыгып барды. Әлмәт театрының да гөрләгән чагы иде ул, минем дә уңышлы чорым булды. Прозаны мин беркайчан да ташламадым, хикәяләр яздым, аннан повесть яза башладым. Шулай итеп романга да кереп китәргә туры килде.

– Ә жанр ягыннан кайсы якынрак?

– Менә хәзер минем пьеса язасым килә. Әлегә миндә тынлык чоры. Зур әйбергә тотынмадым. Балалар өчен өч китаптан торган әсәрем чыкты. Бик авыр булды ул минем өчен, чөнки балалык еракта калган. Без укыган мәктәп түгел ул хәзер, без аңа керә алмыйбыз. Соңгы өченче китап алдагыларына караганда уңышлырак булды, минемчә. Чөнки анда яшүсмерләр тормышы тасвирлана, мәхәббәт... Укучы өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм.

– Фоат абый, әсәрләрегез өчен теманы кайдан аласыз? Геройларыгызның прототиплары кемнәр?

– Тормыштан алам, кайнап тора бит! Нигездә төп геройлар – авыл кешеләре: туган авыл, Мөслим кешеләре. Газеталарда да кызыклы образлар очрый, алар барысы да теркәлеп барыла. Язган вакытта хатын-кыз булса, ир-атка әйләндерәсең, профессиясен үзгәртәсең. Менә хәзер “Казан утлары”нда бер хикәям чыга, анда ир белән хатынның хат язышуы сурәтләнә. Мин аларның профессияләрен үзгәрттем. Чын булган хәл бу. Аларның саф мөнәсәбәтләре мине таң калдырды. Ә кеше алай аңламый! Кеше аны бөтенләй икенче әйбергә борырга мөмкин, шуңа кешеләрне бик катыштырмаска тырышам. “Бәхетсезләр бәхете” белән мин сугышып беткән булыр идем. Роман-трилогоия ул, анда кемнәр генә юк! Мин аларның профессияләрен дә үзгәрттем, вакыйгаларны да алыштырдым. Кайчак язучылар исемнәрнең бер хәрефен генә үзгәртеп тә эшли, мин геройны аңлаешлы итүдән куркам. Кешенең гаиләсе, балалары, оныклары бар. Ул тискәре герой булырга мөмкин. Шуңа качуны карыйм, язучы этикасы бу.

– Бүгенге чор әдәбиятка нинди бәя бирер идегез?

– Бүгенге әдәбият начар әдәбият түгел. Язучылар союзында да шундый бәя бирәләр. Бүгенге әдәбиятта прозаиклар да бар, драматурглар да, шагыйрьләр дә. Тәрҗемә бөтенләй бетте. Югыйсә безнең әдәбият рус аренасына чыгарлык, тик тәрҗемәчеләр юк. Коточкыч проблема бу. Тәрҗемәне бит теләсә кем эшли алмый!

Әдәбиятка яшьләр килмәү проблемасы бар. Югыйсә төрле чаралар да күрелә. Әдәбиятка яшьләр килмәүнең сәбәбен каләм хакы, гонорарның түбән булуында күрәм. Без бит аның шунысына да кызыга идек. Хәзер гонорар түләү кимеде, журналлар бик аз түли, нәшриятныкы да аз.

– Язу куәсе дә булырга тиеш бит әле, Фоат абый...

– Моның өчен телне яратырга, күп укырга кирәк. Мин, мәктәп китапханәсендәге китапларны укып бетергәч, авыл китапханәсенә “ябыштым”. Аны да укып бетердем бугай. Хәзер бит яшьләр укымый. Балалар өйгә кайтып керү белән телефонга ябыша. Бу – безнең фаҗига! Бала бакча яшеннән әзрәк кенә телгә омтылмаса, безнең киләчәк була алмый. Мәктәпкә кергәч китап укымаса, ул бик чикләнгән кеше булачак. Китап укымаган кеше рухи яктан гарип була. Бүген телевидение, интернет белән көрәш бара һәм алар җиңә, чөнки кызык. Ә китап уку ул – хезмәт.

Россия буенча да шул ук хәл, дөнья әдәбиятында да шулай. Укучылар кими. Әдәбият бит ул эмоциональ тәҗрибә бирә. Турыдан әйтеп тукыган әйбер башка, күңелгә керми, ә бу туры йөрәккә үтә. Олег Кошевой, Зоя Космодемьянская турында хикәяләрне йөрәк аша үткәреп укыйсың. Хәзер әлеге геройларны юкка чыгаралар, әмма аларны тагын да күтәрергә кирәк. Тәрбияви чара бит бу. Грециядә нинди генә мифлар юк?! Сакланалар бит! Шуларга нигезләнеп пьесалар языла! Халык дулкынлана, димәк йөрәгенә тәэсир итә, күңеленә керә. Театр, кино, әдәбият сиздермичә генә тәрбия бирә. Әдәбият тәрбия чарасы булды һәм булачак! Образлар системасы бит ул, ничек тәрбия бирмәсен?! Образларның тискәресе, уңае бар һәм алар үзара көрәшәләр. Кайсы җиңсә дә, кеше эмоциональ тәҗрибә ала. Фильмны, елый-елый яки көлә-көлә, ышанып карау, китапны ышанып уку тәрбия бирми кала алмый!

– Туган телгә мөнәсәбәткә карата да фикерегезне беләсе килә. Башкалар ничектер, әмма татарлар үз телләрен үзләре кимсетә. Бу нидән шулай дип уйлыйсыз?

– БДИ тапшырасы бар бит. Татар телен укып нигә вакыт әрәм итәргә?! Шулай фикер йөртәләр хәзер. Минемчә, аттестатка булса да татар теленнән билге куелырга тиеш. БДИга тәэсир итмәсен ул, ләкин бала татар теленнән имтихан бирергә тиеш. Шул вакытта туган телебезгә мөнәсәбәт үзгәрәчәк.

– Бүген “газета бетәчәк, электрон мәгълүмат чаралары гына калачак” дигән фикерне дә еш ишетәбез. Сез – заманында район газетасын җитәкләгән кеше. Әлеге фикергә ничек карыйсыз?

– Мин алай димәс идем. Кешенең йөрәге рухи азык белән бәйле. Иң беренче район газетасын укыйбыз. Кем туды микән, кем үлгән – иң элек шуны карыйбыз. Беренче биттәге мәгълүматны укып, район тормышын, бүгенге вәзгыятьне күзаллыйбыз. Газета бетәр дип уйламыйм, тираж кимергә мөмкин. Яшь буын да тора-бара газетага кайтырга мөмкин.

– Яшьләр дигәннән, бүген әдәбиятта мөслимлеләр юк. Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз, Фоат абый?

– Язучыларның абруе төште. Акчасыз кешенең абруе булмый. Укытучының абруе элек ничек иде?! Башны салып исәнләшә идек. Укытучыларның тормышлары да, киемнәре дә икенче иде. Язучы да шулай булырга тиеш. Абруе булмаган һөнәрне үзләштерергә кызыгучы да аз. Аннан элек пионерлар йортында түгәрәк бар иде, ул әдәби берләшмә буларак яшәде. Анда без әсәрләрне тикшерә идек: Флүс Латыйпов, мин һәм Риф Габбасов. Пропаганда бүлеге мөдире һәрбер утырышыбызга керә. Пропаганда бүлеге мөдире кереп утырырлык булгач, абруе гаҗәп зур булган бит инде аның. Редакция хезмәткәрләренә пәйгамбәргә караган кебек карый идек. Язучы турында әйткән дә юк! Аннан Казанга ерак булу белән дә бәйледер инде ул. Аралашу дигән әйбер бар бит. Чакыралар, барасың, әсәреңне укытасың, бәя аласың. Мин үзем аралашуга мохтаҗ. Әсәрне укырга биргәч, бер генә фикер әйтсәләр дә файда. Мактасыннар өчен түгел, тәнкыйть ишетү кирәк. “Ышандырмый, үзгәрт” дисәләр, әйбәт.

Яшьләр килсәләр, ярдәм итәргә тырышасың, ләкин алар юк. Роза Хәбибуллинаның бөтен әйберен укып бардык, язарга да күп материаллар бирде ул. Үзең генә бер әйбер дә эшләп булмый.

– Фоат абый, сез кемнәрнең әсәрләрен укыйсыз?

– Яратсам, яратмасам да, бөтен әсәрләрне дә карап барырга тырышам. “Казан утлары”н, “Мәйдан”ны алдырабыз, “Мәдәни җомга” үзе бер китап кадәр – укып җитешеп булмый. Илһам килми башласа, Л. Толстойны укыйм. М. Шолоховны бик яратам. Аның йогынтысы да булгандыр инде миңа. Татарда да бар әйбәт язучылар. Пьеса язганда драмалар укыйм. Диалог язасың – кызык түгел, шуннан драматургларның берсен алып укыйсың, икенчесен... Йөрәктән эләктереп ала бит нәрсәдер! Әллә ачу килә, әллә илһам... язып китәсең шуннан. Шуңа китапларым күп булганга куанам. Әсәрләргә тирәнлек җитмәсә, философларны укыйм. Шуннан башта, күңелдә нәрсәдер кыймылдый башлый. “Культура” каналын карарга тырышам, “Театр” каналын яратам. Шушы көннәрдә Вахит Имамовка бер хикәя җибәрдек. “Казан утлары”на бер хикәям китте.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Фоат абый! Иҗат уңышлары телибез сезгә һәм яңа әсәрләр көтеп калабыз.

Римма Афзалова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев