Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күп балалы аналарга

2021 елдан дүрт балалы аналар лаеклы ялга вакытыннан алда чыгарга хокуклы. 

Биш һәм аннан күбрәк бала тапкан хатын-кызларга пенсия 50 яшьтә билгеләнә. Өч балалы ана пенсиягә – 57 яшьтә, ә дүрт бала тапкан әни кеше 56 яшьтә лаеклы ялга китәргә хокуклы. 
2021 елдан дүрт бала табып, аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән хатын-кызлар картлык буенча иминият пенсиясен 56 яшь тулуга рәсмиләштерә ала. Бу хокук 2019 елдан гамәлдә. Әмма пенсия яшен арттыру буенча күчү чоры исәпкә алына. Бу чор 2028 елда тәмамланачак. Әлеге хокуктан быел беренче булып 1965 елда туган хатын-кызлар файдалана ала. 2023 елдан өч бала тапкан һәм аларны 8 яшьләренә кадәр тәрбияләп үстергән хатын-кызларга пенсия 57 яшьтә билгеләнә.
– Әлеге төр пенсияне билгеләү өчен 15 ел иминият стажы, тиешле пенсия коэффициенты (быел – 21) булу, баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләү, балага карата ата-ана хокукыннан яисә уллыкка алудан мәхрүм ителмәгән булу шарт, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. 
Ике һәм аннан күбрәк бала тапкан хатын-кызларның 20 елдан да ким булмаган иминият стажы булса һәм Ерак Төньяк районнарында – 12дән дә ким булмаган ел, яисә аңа тиңләштерелгән районнарда 17 календарь ел эшләгән булсалар, аларга пенсия 50 яшь тулуга билгеләнә ала. 
Иминият стажына баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләү чоры (гомуми күләме 6 елдан артмаска тиеш) керә. Бала тәрбияләү чорына кадәр яисә аннан соң эшләгән вакыт өчен пенсия фондына  иминият взнослары түләнгән очракта бала тәрбияләү чоры иминият стажына кертелә, диләр Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте белгечләре. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев