Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кояшкай” балалар бакчасының мәктәп яшенә җиткән 35 сабые бакча белән хушлашты

 Педагоглар, әти-әниләр, кунаклар катнашында оештырылган бәйрәм һәркемнең күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Әти-әниләр балаларын укыту-тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен тәрбиячеләргә, техник персоналга рәхмәт белдерделәр.

Чара тантаналы вальс белән ачылды. Бәйрәмчә киенгән шат йөзле кызлар һәм малайлар музыка залына кергәч, әти-әниләрнең, кунакларның күзләренә яшьләр тулды. Балалар тәҗрибәле хореограф җитәкчелегендә әзерләнгән композицияләрне күрсәттеләр, күңелле итеп җырладылар, нәфис сүз сөйләделәр. Күңелле һәм бераз моңсу да чыгарылыш кичәсе булды ул. Алда балаларны мәктәп тормышы, зур сынаулар көтә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев