"Кояшкай" бакчасында юл кагыйдәләрен яхшы беләләр
5-6 апрель көннәрендә Мамадыш шәһәрендә балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча "Яшел ут" республика конкурсының финалы үтте. Мөслим районы балалар бакчалары арасында 1 урынны алган "Кояшкай" бакчасының эше республика конкурсына тәкьдим ителде һәм Республика конкурсының лауреаты исемен яулады. "Юл иминлеге" дәүлэт бюджет учреждениясе җитэкчесе Рифкать Миңнеханов "Кояшкай" бакчасы мөдире Миләүшә Солтановага кыйммәтле бүләк һәм Мактау кәгазе тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев