Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котырган төлке атканнар

Яңа Усы авылында шәхси хуҗалыкка кергән төлке эт белән сугыша. Төлкене атып үтерәләр һәм тикшерү өчен район ветеринария берләшмәсенә җибәрәләр.

Казанга җибәрәлелгән анализ төлкенең котыру авырулы булуы күрсәтә. Яңа Усы авылында тиешле ветеринария чаралары үткәрелде. 

Котыру - кеше һәм күпчелек хайваннар өчен куркыныч авыру. Аның вирусы авыру хайванның селәгәендә, күз яшендә, сидегендә була. Авыру котырган хайван тешләгәндә, аның селәгәе белән йогарга мөмкин. 

Авыру кыргый хайваннар саклану хисен югалта. Йорт хайваннары чиктән тыш иркә, куркак яисә йокы яратучанга әйләнә. Хуҗаны тыңламыйлар, туфрак, башка ят әйберләр ашарга мөмкин. Котырган хайванның селәгәе ага, ул коса, ашаганда тончыга, тигезлекне саклый алмый, алпан-тилпән йөри. Еш кына аскы теш казнасы параличы күзәтелә, ул асылынып төшә. 


Сезнең йорт хайваны чит хайван тешләсә яисә котыру авыруына охшаган билгеләр күренсә, хайван агрессив булса, аны аерып ябып куегыз һәм ветеринария белгече чакырыгыз. 

Сезне эт яисә песи тешләсә, хуҗасын белергә тырышыгыз. Медицина һәм ветеринария учреждениеләренә мөрәҗәгать итегез. Хайванның котырган икәне ачыкланса, тешләнгән кешегә вакциналаштыру үткәрелә. 

Әлеге авыруны кисәтү максатында ел саен ветеринария хезмәте этләргә һәм песиләргә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясый. Әмма моның мөһимлеген аңлап җиткермиләр әле. Йорт һәм кыргый хайваннарга игътибарлы булыгыз. Өстәмә белешмәләр өчен телефон 2-47-30. 

Район ветеринария берләшмәсе

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев