Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котлыйбыз!

Тойгелде авылында яшәүче кадерле кешебез – әниебез Әхмәдишина Саимә Мирзасалих кызына 4 мартта 60 яшь тула.

Әни... Дөньядагы иң матур, иң кадерле, татлы сүз. Шушы сүздән үк дөньялар яктырып, җылынып китә кебек. Бала ничә яшьтә булса да, әни өчен бала булып кала. Кадерлебез бүген дә безне кайгыртып, акыллы киңәшләрен биреп, терәгебез булып яши. Уңышларыбызга ихластан сөенә, мәшәкатьләр туса, бездән ныграк борчыла. Тормышта борчу-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче, көчле рухлы, нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндермәүче, һәрвкыт таяныч булырдай кадерле әни, оныкларыңа яраткан әби син. 
Әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Һәрбер көн сиңа шатлыклар, борчусыз көннәр алып килсен. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Бәрәкәтле мул тормышта, безгә кирәк һәм терәк булып, әтиебез Рамил белән озын-озак гомер итәргә язсын. Безнең яратуыбызны, күңел җылыбызны тоеп, игелегебезне күреп яшәргә язсын. 
Котлы булсын, әни, юбилеең. 
Шатлык балкып торсын йөзеңдә. 
Безнең өчен һәрчак кадерле син, 
Рәхмәт яусын барысы өчен дә. 

Сине яратып, тормыш иптәшең Рамил, балаларың, оныкларың.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев