Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кош-кортка куркыныч яный

Гадәттән тыш хәлләр һәм санитар-эпидемиология комиссияләренең берләштерелгән утырышы үтте. Утырышта сүз дуңгызларда африка чумасы һәм кош гриппына бәйле вәзгыять ту­рында барды.

Соңгы айда Чиләбедә – кош гриппының җиде очрагы, Оренбургта – биш, Самара һәм Төмәндә – ике, Сара­тов өлкәседә бер очрак теркәлгән.

 

5 октябрь көнне Башкортостан Респу­бликасы территориясендә кош гриппы теркәлде. Мәгълүматларга караганда, Туймазы районының Бишкурай авы­лындагы “Алтын каз” хуҗалыгы казла­ры күл янында йөргән. Казлар авыруны сулыктагы күчмә кошлардан ияртергә мөмкин. Әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә. Кош гриппына шик туган фер­мер хуҗалыгында биш меңнән артык каз асралуы билгеле, – ди дәүләт вете­ринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторы Әнәс Сөләйманов.

 

– Узган елның көзендә, төгәлрәге, 22 октябрь көнне Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы авы­руы ачыкланган иде. Дусай авылы территориясендә күпләп кош-корт асраучы фермерлар Лиза һәм Ра­мил Шакирьяновларның 4500 казы кош гриппыннан зыян күрде. Өч көн эчендә 800дән артык каз үлде. Дусай авылындагы әлеге урында инфекция­не бетерү буенча комплекслы чаралар үткәрелде. Районда карантин игълан ителде. Бу хәлләр бүтән кабатланмасын иде! – диде район Башкарма комите­ты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Ильясов.

Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов кош- корт үстерүчеләрне тавык-казларын сулыкларга чыгармаска, билгесез җитештерүчеләрдән азык сатып алма­ска киңәш итте.

Дуңгызларның африка чумасы­на килгәндә, әлеге авыру белән елның теләсә кайсы вакытында кыргый һәм йорт дуңгызлары чирләргә мөмкин. Ри­шат Шәяхмәтов сүзләренә караганда, районыбызда Африка чумасы бүгенге көнгә кадәр күзәтелмәгән.

 

Башкарма комитет җитәкчесенең бе­ренче урынбасары Рөстәм Ильясов ко­ронавируска бәйле вәзгыять, аңа кар­шы чаралар һәм вакцинация турында искәртте.

– Коронавирустан саклануның бердәнбер юлы – вакцинация. Бу пропаганда түгел, халыкның сәламәтлеген кайгырту. Дәүләт бушлай вакцинацияләнү мөмкинлеген тудыр­ган икән, файдаланырга кирәк, – диде Рөстәм Ильясов.

 

Район поликлиникасыннан хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә 8280 район­дашыбыз коронавируска каршы привив­ка ясаткан. Районда барлыгы 12190 кеше прививка ясатырга тиеш, ди табиблар.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев