Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кош гриппын кисәтү чаралы

Кош гриппы – кешегә якын яшәүче һәм кыргый кошларны зарарлаучы йогышлы вируслы инфекция.

Кош гриппы – кешегә якын яшәүче һәм кыргый кошларны зарарлаучы йогышлы вируслы инфекция. Бу авыруга кеше дә бирешә. Кыргый кошлар вирус чыганагы булырга мөмкин. Авыру кошлар вирусны бүлентеләр, тизәк, йомырка белән бүлеп чыгара. Вирусны 2 айга кадәр йөртергә мөмкиннәр. Вирус азык, йомырка, үлгән һәм үтерелгән кош түшкәләре, йон-каурый, тизәк, тара, инвентарь һ. б. әйберләр аша һава юлы аша йога. Шулай ук аш кайнату тракты, күзнең лайлалы тышчасы аша да йогарга мөмкин.

Инкубация чоры (йоктырудан авыруның беренче билгеләре күренгәнчегә кадәр) – 1-7 көн. Авыру кош йомырканы сирәк сала, ашамый, сусый, аның каурыйлары торып баса, күзләре йомыла, яшьләнә, башы аска иелә, гырылдый, кикриге күгәрә, муеннары, аяклары параличлана, эче китә, йөреше үзгәрә. Кошлар күпләп үлә. Авыруның типик булмаган формасы да күзәтелергә мөмкин. Бу очракта авыруның билгеләре ачык күренми, үлү очрагы да кимрәк. Мондый кошлар аеруча куркыныч.

Кош гриппын кисәтү буенча тәкъдимнәр:

кошларны чит кошлар белән контактка кермәслек ябык урында асрарга;

яңа кошларны бу авыру күзәтелмәгән өлкәләрдән һәм районнардан гына сатып алырга;

сатып алгач, 10 көн аерым тотарга, аларны игътибар белән күзәтергә; авыру билгеләре күренгән, кош үлгән очракта ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә;

читлекләрне даими рәвештә чистартырга, дезинфекцияләргә;

эшләгәндә бары тик махсус кием генә кияргә;

ул киемне даими рәвештә юып-чистартып торырга;

сыйфатлы һәм куркынычсыз азык ашатырга;

азык йорт һәм кыргый кошлар тия алмаслык урында сакланырга тиеш;

азыкны пешереп, пешекләп бирергә;

кошны суйганда тирә-якны кан, йон һ. б. белән пычратмаска;

ветеринария хезмәте вәкилләренең таләпләрен һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү шарт.

Кошлар янында булганнан соң, кошчылык продукциясе белән эшләгәннән соң кулларны сабын белән юарга, душта юынырга кирәк. Кошчылык продуктларын ашау өчен әзерләү аны кимендә 5 минут дәвамында 70 градуска кадәр җылыту белән алып барылырга тиеш. Дәвалау булдырылмаган һәм файдасы юк. Вирус таралу куркынычы зур булу сәбәпле, авыру кошны юк итәләр.

Үлгән кош янына килергә, аны мөстәкыйль күмәргә ярамый. Йорт кошлары үлү очракларында, кыргый кошлар күпләп үлгән очракта кичекмәстән 2-47-30 телефоны аша район ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Безнең адрес: Мөслим авылы, Октябрьская урамы, 44 йорт.

Район ветеринария берләшмәсе.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кош гриппы