Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кош гриппы турында

Кош гриппы – вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле авыру кошны юк итәләр.

 Кош гриппының симптомнары: кошларның йомырка салуы, ашаулары кинәт кими, тамаклары кибә, хәлләре китә. Авыру кош башын төрле якка боргалый, муены кәкерәя, тышкы ярсыткычларга битараф кала. Йон-каурыйлары тузгыган була,үләр алдыннан кикриге зәңгәрләнә. Тавыклар башларын иеп, күзләрен йомып тора, томшык тишекләре тыгылган була. Гырылдап, еш-еш сулыйлар. Эчләре китәргә мөмкин, тизәкләре яшькелт-көрән төстә була.

Авыруны төп кисәтү чарасы – вакциналау үткәрү, ревакцинация ясау. Кош-корт башка кошлар белән контактка керерлек булмасын. Азыкны ябык бинада сакларга кирәк. Кош-кортны авыру булмаган регионнардан гына сатып алырга киңәш ителә. Сатып алгач, 10 көн аерым асрап күзәтергә кирәк. Авыру яисә үлгән кош булган очракта ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә. Ш ул а й у к ш әхс и г и г и е н а таләпләрен үтәү мөһим.

Кош-корт караганнан соң гриппка охшаш кискен респиратор авыруга юлыксагыз, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итәләр район ветеринария берләшмәсе белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев