Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кош гриппы

Тиздән кыргый кошлар җылы якларга кузгалачак.

Соңгы тапкыр кош гриппы 2020нче елның 30 июлендә Чиләбе өлкәсендә ачыкланды. Ул вакытта Увельск районының Песчаное күле ярында табылган су кошлары үләксәләре тикшерелгән иде. Шуннан соң әлеге районның шәхси хуҗалыкларында кош-корт үлүе күзәтелә.
Кош гриппының Татарстан территориясенә керү куркынычы әле һаман саклана. Тиздән кыргый кошлар Россия территориясе аша җылы якларга очачак. Күчеп йөрүче кошлар, нигездә кыргый казлар һәм үрдәкләр, – кош гриппы вирусын төп йоктыручылар һәм алар авыруның табигый резервуары булып тора.
Кошларның кыргый популяцияләрендә, йорт кошларыннан аермалы буларак, кош гриппы вирусына тотрыклылык югары. Инфекцияне тудыручы кош тизәге аша әйләнә-тирәгә тарала. Йогу – һава-тамчы юлы аша.
Кошчылык предприятиеләре үзләрен инфекциядән сакларга әзер булырга тиеш. Шушы максатта профилактика чаралары үткәрелә, персонал белән махсус укулар оештырыла. Әмма авыру һәм авыруга шикле кошларны юк итүнең төп максаты – авыруның башка регионнарга таралуына юл куймау, кошларның һәм кешеләрнең авыруын кисәтү.
Кош гриппы – азык эшкәртү, сулыш алу органнары авыруы. Һәрвакыт диярлек авыру кош-кортның үлеме белән тәмамлана.
Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте эре кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләрен дә, кош-корт асраучы гражданнарны да кошларны кыргый кошлар белән элемтәгә кермәслек итеп асрарга чакыра. Авыруга шик туса, яисә кыргый яки йорт кошы үлсә, тиз арада дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Кошка кагылырга, итен ашарга катгый рәвештә тыела.
Вирустан ничек сакланырга соң? Авыру кошка кагылмаска, итен ашамаска. Балалар авыру кыргый яки йорт кошына кагылмасын. Мондый кошлар табылса, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә. Кошның авыру булуына шик туса, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен сакларга (маска, перчатка кияргә, киемне алыштырырга, кул-битне сабынлап юарга). Грипп авыруы билгеләре булса, табибка мөрәҗәгать итәргә.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе.

Фото - Pixabay.com 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев