Коррупция – социаль явызлык
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан без район башлыгының коррупциягә каршы сәясәт буенча ярдәмчесе Бәдретдинов Наил Әхтәм улы белән очрашып сөйләштек.
– Наил Әхтәмович, коррупция нәрсә ул?
– Әлеге терминның рәсми төшенчәсе “Коррупциягә каршы көрәш турында”гы Федераль законда беркетелгән. Коррупция ул – хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, вазыйфаи зат тарафыннан үз вазыйфаларыннан явызларча яисә башка законсыз файдалану, акча, кыйммәтләр, мөлкәт яки мөлкәти характердагы башка хокуклардан файдаланып, үзе яки өченче затлар өчен табыш алу максатларында җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы кылынган гамәлләр.
Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм әдәбиятта коррупция җәмгыятьнең сәламәт үсеше юлында җитди киртә буларак тасвирлана, ул – тыкшынуны һәм бетерүне таләп итә торган социаль явызлык.
– Ни өчен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 9 декабрьдә билгеләп үтелә?
– 2003нче елның 9 декабрендә Мексиканың Мерида шәһәрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Коррупциягә каршы конвенциясенә югары дәрәҗәдә кул кую өчен сәяси конференция ачыла. Документны имзалаган дәүләтләргә ришвәт, бюджет акчаларын урлау һәм коррупцион керемнәрне юк итүне җинаять дип игълан итү йөкләнде. Россия беренчеләрдән булып Конвенциягә кул куйды. Бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган очрашулар, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар уза. Әлеге көнне гамәлгә куюның максаты коррупция проблемасын аңлауны тирәнәйтү иде.
– Наил Әхтәмович, Сез ничек уйлыйсыз, Конвенциягә кул куелганнан соң үткән 18 ел эчендә бу юнәлештә дөньяда нидер үзгәрдеме?
– Әлбәттә, үзгәрде. Конвенция әлеге юнәлештәге үсешкә зур өлеш кертте, милли норматив-хокукый актларда булган проблемаларны юкка чыгарды. Әмма белгечләр коррупция кебек фактны тулысынча бетерү мөмкин түгел диләр. Шуңа да карамастан, аны минимумга җиткерергә омтылырга кирәк.
Илнең, республика икътисадының үсешен, җитештерү өлкәсен алга таба үстерү һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыру максатларында республикада 2021-2024 елларга коррупциягә каршы тору өлкәсендә милли план кабул ителде. Аның 12, 13 бүлекләрендә каралганнарны тормышка ашыру максатында коррупциягә каршы агартуга һәм җәмгыятьтә коррупциягә каршы стандартларны популярлаштыруга, гражданнарның һәм җәмгыять институтларының дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашуын киңәйтүгә юнәлтелгән чаралар гамәлгә ашырыла.
– Районда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне белән бәйле нинди чаралар үткәрелә?
– Коррупция – җәмгыять һәм икътисад үсешенә тискәре йогынты ясаучы, тотрыксызландыручы фактор. “2015- 2024 елларга Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” муниципаль программасын үтәү йөзеннән райондагы барлык муниципаль, республика һәм федераль ведомстволар тарафыннан ел дәвамында эш алып барыла.
Декабрь ае башыннан ук район башлыгы раслаган план нигезендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында төрле чаралар оештырыла. Хокук саклау органнары, мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, яшьләр оешмалары һәм иҗтимагый оешмалар коррупциянең тискәре йогынтысын аңлатуга һәм коррупциягә каршы дөньякүләм караш формалаштыруга юнәлтелгән мәгълүмати-агарту чаралары үткәрә. Яшьләр, мәктәп укучылары, өлкәннәр белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, викториналар, тәрбия әңгәмәләре, күргәзмәләр, конкурслар үтә.
– Коррупция кайсы өлкәләрдә аеруча киң таралган?
– ТР Икътисад министрлыгының 2021 елның беренче яртыеллыгы өчен мониторинг нәтиҗәләреннән күренгәнчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ришвәтчелек очраклары турында – 34 коррупцион характердагы шикаять, мәгариф һәм фән өлкәсендә 92 шикаять кергән. ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча республикада коррупцион юнәлештәге җинаятьләр нигезендә 847 җинаять эше кузгатылган. Алар арасында 540 җинаять эше – вазыйфаи затларга карата вазыйфаи җинаятьләр буенча.
Хисап чорында республикада коррупция юнәлешендәге вазыйфаи җинаятьләрдән 519 җинаять тикшерелгән. Алар арасында ришвәтчелекнең 243 очрагы, хезмәт ялганының (подлог) 42 очрагы, вазыйфаи вәкаләтләрне арттыруның 35 очрагы, вазыйфадан явызларча файдалану белән бәйле 18 очрак бар. 30 муниципаль берәмлектә коррупцион җинаятьләр ачыкланган. Коррупцион җинаять кылган өчен 295 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, аларның 143е – вазыйфаи зат, 152се – гражданнар.
Риск зоналарына даими анализ ясаганда, коррупциянең җәмгыять тормышындагы иң йомшак урынга – гражданнарның көндәлек тормышына бәйле булуы күренә. Ягъни сәламәтлек саклау, мәгариф, коммуналь-көнкүреш өлкәләре. Районыбызда бу өлкәләрдә коррупцион юнәлештәге җинаятьләр юк. Шуңа да карамастан, даими һәм максатчан рәвештә профилактик чаралар күрелә. Бу тискәре күренешкә каршы нәтиҗәле көрәшкә җәмгыятьнең һәр әгъзасы үз өлешен кертергә тиеш, дип уйлыйм.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев