Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан гаетен мөслимлеләр Җәмигъ мәчетендә каршы алды

Мөслимдә Корбан гаете яңа гына сафка баскан "Җәмигъ" мәчетендә үтте. Аллаһ йортына якын-тирә авыллардан да бик күп дин кардәшләребез җыелды. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов иң элек Корбан гаетенең тарихы турында вәгазь сөйләде. Район башлыгы Рамил Муллин, җирлегебезгә бәрәкәт, өммәтебезгә бердәмлек теләп, бәйрәм тәбрикләүләрен ирештерде. Вакыт керүгә дин кардәшләребез,...

Мөслимдә Корбан гаете яңа гына сафка баскан "Җәмигъ" мәчетендә үтте. Аллаһ йортына якын-тирә авыллардан да бик күп дин кардәшләребез җыелды. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов иң элек Корбан гаетенең тарихы турында вәгазь сөйләде. Район башлыгы Рамил Муллин, җирлегебезгә бәрәкәт, өммәтебезгә бердәмлек теләп, бәйрәм тәбрикләүләрен ирештерде. Вакыт керүгә дин кардәшләребез, тыгыз саф булып, гает намазы укыдылар. Аннары Аллаһыны зурлап, тәкбир әйттеләр, гает хөтбәсе тыңладылар.
Җомга намазыннан соң, Корбан гаете уңаеннан "Яшьлек" спорткомплексында бәйрәм чаралары үтәчәк. Мөселманнар, гаиләләре белән килеп, корбан итеннән әзерләнгән пылаудан авыз итә алачак. Шунда ук балаларга бушлай батутта сикерү, кабартылган "тауларда" шуу, башка уен-бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге тудырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев