Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корал саклык таләп итә

Корал саклау һәм йөртү үз эченә нинди кагыйдәләрне ала, кораллы кешенең бурычлары турында без нәрсә беләбез? Болар турында тулырак мәгълүмат алу өчен ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим бүлегендә лицензия-рөхсәт бирү буенча өлкән инспектор Диктат Хатбуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Диктат Ленарович, республикада, шул исәптән, безнең районда да "Сау бул, корал!" операциясе дәвам итә дип беләбез. Корал тапшырган өчен кызыксындыру чаралары каралганмы?

- Ел башыннан өйләрендә законсыз төстә сакланган коралны район эчке эшләр бүлегенә тапшырган 9 райондашыбызга акчалата түләү башкару өчен тиешле документлар ТР Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде. Сырлы коралны тапшырган өчен - 3000 сумга кадәр, тигез көпшәле корал, граната тапшырган өчен - 1500 сумга кадәр, кулдан ясалган, көпшәсе киселгән утлы корал өчен - 1000 сумга кадәр, шартлаткыч матдәләр тапшырган өчен - 2000 сумга кадәр, газ, пневматик, травматик корал тапшырган өчен - 500 сумга кадәр акча түләнә. Законсыз сакланган корал турында дөрес мәгълүмат җиткергән очракта, гражданнарга конкрет төр корал тапшырган өчен каралган сумманың яртысы түләнә. Өйләрендә законсыз төстә сакланган коралны район эчке эшләр бүлегенә тапшырган гражданнар җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

- Соңгы вакытта үзләрендә утлы, яисә башка төрле корал булдырырга теләүче гражданнар саны артты. Корал хуҗасы булырга ният иткән кеше нәрсәләр белергә тиеш?

- Корал алу һәм аны саклау бик зур җаваплылык сорый.

1996 елның 13 декабрендә чыккан "Корал турында"гы Федераль Закон нигезендә, яше 18гә җиткән Россия Федерациясе гражданнары, яшәү урынындагы эчке эшләр органнарында аерым бер төрле коралны булдыруга лицензия алганнан соң гына үзоборона, спорт һәм ау коралы, сигнал бирү коралы һәм клиноклы салкын корал алырга хокуклы булалар.

- Коралны теркәү мәҗбүриме һәм ул ничек сакланырга тиеш?

- Гражданнар алган утлы коралны 2 атна вакыт эчендә, аны саклауга рөхсәт алу өчен, яшәү урынындагы эчке эшләр бүлегендә теркәргә тиешләр.

Утлы корал яшәү урынында ныклы чыдам материалдан эшләнгән, йозакка бикләнгән металл сейфта сүтелгән, корылмаган, тәтесе (курогы) төшерелгән, припаслары аерым хәлдә сакланырга тиеш. Утлы коралга балаларның һәм чит кешеләрнең кулы җитәрлек булырга тиеш түгел.

Коралны кешенең даими яшәми торган урыннарында (дачада, бакча йортларында, гаражда, сарайда, вагончикта, машинада һ.б.), шулай ук тулай торакта (гаилә тулай торагы булып, һәр гаиләнең үз аерым бүлмәсе булу исәпкә керми), вахта ысулы белән эшләп яшәүчеләр торагында, туганнарда, таныш-белешләрдә саклау катгый тыела. Ау коралын бүлмә стенасына элеп куярга да ярамый.

Нинди генә транспорт чарасында йөртелсә дә, корал корылмаган, сүтелгән хәлдә, тышлык эчендә булырга тиеш. Хуҗасының аны йөртүгә һәм саклауга хокук бирә торган рөхсәт язуы һәрвакыт үзе белән булу зарур.

- Диктат Ленарович, корал алган кеше вакыт үтү белән начар юлга басса, хокук бозуларга барса, бу очракта корал ул кеше өчен куркыныч тудырмыймы?

- Закон тарфыннан билгеләнгән тиешле тәртипләрне бозган өчен гаеплеләргә административ җаваплылык каралган. Ел дәвамында әлеге кагыйдәләрне бозу берничә тапкыр кабатлана икән, эчке эшләр органнары ул гражданинның корал тотуга хокукын юк итәләр.

Корал йөртү хокукын озайту турында гражданин лицензия срогы бетәргә өч ай кала кайгырта башларга тиеш (кирәкле документлар һәм гариза белән эчке эшләр органына мөрәҗәгать итә). Яшәү урынын алыштырганда шулай ук эчке эшләр органына хәбәр итә, 10 көн эчендә яңа урында терки. Коралны, махсус рөхсәт алмый торып, башкаларга сатарга, тапшырырга ярамый. Югалткан очракта бу хакта кичекмәстән эчке эшләр органнарына хәбәр итәләр.

- Халыкта сораулар бик күп. Эчке эшләр министрлыгының электрон сайты аша кереп тә, корал йөртү хокукын алырга гариза биреп була дип ишеттек.

- Әйе, Моның өчен Бердәм порталда шәхси кабинет булдырырга гына кирәк. Теркәлү өчен СНИЛС, паспорт кирәк. Порталга https://www.gosuslugi.ru. сылтамасы буенча керәсе. "Регистрация" дигән төймәгә басып, бу бүлектәге кирәкле юлларны тутырабыз. Кәрәзле телефон номерын да күрсәтергә кирәк, аңа соңрак пароль җибәреләчәк. Регистрацияне төгәлләү өчен пароль билгеләргә кирәк. Әлеге пароль системага кергәндә даими кирәк булачак. Электрон хөкүмәтнең система һәм сервисларына керү өчен авторизация үтү шарт. Моның өчен "Шәхси мәгълүматларны тутыру һәм тикшерү" пунктында күрсәтелгән буш юлларны тутыру кирәк.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Лилия шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев