Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кооператив урамындагы күпфатирлы йортта яшәүчеләр: "Безгә иң яхшысы эләкте!"

Район үзәге Мөслимнең бер генә почмагында да ташландык урыннар, ямьсез ишегаллары калмады дияргә була. Район үзәгендәге катлы йортларның барысында да балалар өчен уен мәйданчыклары, машина кую өчен парковкалар эшләнде.

      Бәлки Мөслимнең үзәгендә булмагангадыр, узган елның көзенә кадәр Кооператив урамындагы 227, 229, 235, 237, 239 нчы йортлар ишегалдын төзекләндерү эшләре тоткарланып торды. Һәм, ниһаять, бу йортларда яшәүчеләргә дә бәхет елмайды.

 
       Кооператив урамындагы бу йортлар ишегалдына 7-8 ел элек күпмедер күләмдә төзекләндерү эшләре башкарылган иде, билгеле. Заманасы өчен ярарлык булса да, идеалга бик ерак иде. Ә хәзер... Элек сазга батып яткан, бик күңелсез ишегалдын бүген күрсәгез, танымассыз да! Яңгыр яуса – кешесе дә, машинасы да бата-чума йөргән юллар өслегенә бүген асфальт түшәлде. 
       – Сабыр итә белгәч, безгә иң сыйфатлысы, иң яхшысы эләкте, – диләр алар. 
      Ишегалдында тулы куәтенә матурлау, төзекләндерү эшләре бара. Әлеге йортларда яшәүчеләр өчен барлык уңайлыклар да тудырыла. Җәяүлеләр юлына брусчатка түшәлеп бетеп килә. Җирлегебездәге күпкатлы башка йортларның ишегалларыннан аермалы буларак, велосипед юлы ясалган, беседкалар куелган. Рәхәтләнеп яшә генә!


       – Сөенечебезнең чиге юк. Әлеге эшләрне башкаручыларга мең-мең рәхмәтлебез. Балаларга уйнар өчен ни генә юк монда!? Күреп торабыз: башка ишегалларындагы кебек түгел. Уен мәйданчыклары да иркен, ял итү өчен уңайлы эскәмияләре дә, “топ-топ” басып йөрергә асфальт юлы да бар, – ди Фәния Хәлиуллина. 
       Ишегалларында кер элү урыннары да эшләнгән, эскәмияләр, чүп савытлары да куелып беткән, машиналар кую өчен махсус стоянка да булдырылган, тротуарлар ясалган. Бүгенге көндә күпкатлы йортлар территориясен яшелләндерү, төзекләндерү эшләре дә төгәлләнү алдында.
       – Бәхет елмайды дибез инде. Көтмәгән идек тә. Бик күп чыгымнар таләп иткән әлеге эшне бик төгәллек белән, сыйфатлы итеп башкаралар. Язгы-көзге чорларда ишегалдындагы юллар йөрмәслек була иде. Әби галошларын салып ташлыйсы булыр инде, – ди Нурия Рәхимуллина.
       Әлеге эшләрне башкару өчен федераль бюджеттан 10 млн сумга якын акча бүлеп бирелде. Пилот программасы нигезендә башкарылучы төзекләндерү эшләре өчен шушы кадәр финанс средствосы бары тик Мөслим районына гына эләкте. Район башлыгы Рамил Муллинның тырышлыгы, тынгысызлыгы бәрабәренә башкарыла шушы кадәр күләмле эшләр. 
Ишегалларын матурлау өчен гөлләр-чәчәкләр үстергән, ясалма күл эшләп куйган, гомумән, аерым бер урында чәчәкләр патшалыгы ясаган Фирая Абдуллина, Наил Дәминов, Гөлшат Фәхерлегаянованың да тырышлыгы юкка китмәде. Аларның хезмәте европа стандартларына туры китереп төзекләндерелгән ишегалдына үзгә бер ямь биреп тора. 
Гомумән, әлеге йортларда гомер итүчеләр бик канәгать. Фасад ремонты да кереп, йортларыбыз да тышланса, бигрәк тә матур булыр иде тирә-юнь, диләр алар. Алга таба анысы да хәл ителер әле. Инде булганның кадерен белеп, саклап тотарга гына кирәк. Уен мәйданчыкларының да, ял урыннарының да гомере озын булсын!
       Лилия Шәймиева.
       Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев