Конституция көне уңаеннан Республика флагы төсләренә берьюлы 5 объект буялачак
Татарстан флагы Казан циркы бинасында һәм Европаның иң зур медиафасадында - «Ак Барс-Арена»стадионында яначак.
Бүген Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Республика флагы төсләренә берьюлы 5 объект буялачак
Караңгылык башлану белән Казан һәм Түбән Кама телебашнялары, гадәттәгечә, Татарстан флагы төсендә 3 чакрымнан артык озынлыктагы гирляндалар кабызачак. Телебашняларның биеклеге 180 метр тәшкил итә.
Моннан тыш, Татарстан флагы Казан циркы бинасында һәм Европаның иң зур медиафасадында - «Ак Барс-Арена»стадионында яначак.
Иннополистагы Попов исемен йөрткән технопарк шулай ук яшел, ак һәм кызыл төсләргә буялачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев