Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Конкурс-фестивальгә әзерләндек

«Безнең як осталары» республика конкурс-фестиваленә материаллар әзерләдек.

 Әлеге чарада Гөлсинә Бублеева һәм Алексей Уханов – декоратив-гамәли сәнгать номинациясендә, Людмила Махнева нәфис сүз номинациясендә катнашырга теләк белдерде. Алар – интернат-йортта  эшләүче төрле түгәрәкләрнең һәм клубларның  актив әгъзалары. Г.  Бублеева «Пластик шешәнең яңа тормышы» проектын тәкъдим итте, А.Уханов декупаж  белән бизәлгән эшләнмәләрен әзерләде, Л.Махнева яраткан шигырьләрен укыды. Мондый чараларга әзерләнү-катнашу  өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга актив эшчәнлеккә мотивация бирә, аларның иҗади потенциалын активлаштыра. Соңыннан конкурс-фестивальдә катнашкан эшләрдән үзебездә бик матур күргәзмә оештырдык.

Хәбәрләрне интернат-йортның мәдәни чараларны оештыручысы Азия Заһидуллина җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев