Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комиссияләрнең берләштерелгән утырышы узды

Утырышта район үзәгендәге мәгариф, мәдәният бүлекләренә караучы оешма җитәкчеләре катнашты.

Бүген район хокук бозуларны кисәтү, терроризм һәм экстремизмга каршы комиссияләрнең берләштерелгән утырышы узды. Аны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов алып барды. Утырышта район үзәгендәге мәгариф, мәдәният бүлекләренә караучы оешма җитәкчеләре катнашты. Шулай ук видеоэлемтә режимында авыл җирлекләре башлыклары, гомуми белем бирү мәктәпләре һәм мәдәният йортлары, авыл клублары директорлары да утырыш барышын тыңлады. Утырышта район эчке эшләр, мәгариф, мәдәният, электр элемтәсе бүлекләре җитәкчеләренең әлеге юнәлешләрдә башкарылган эшләре хакындагы чыгышлары тыңланды. Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникул чорында барлык оешма-предприятиеләрдә, мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә кизү тору, тәртип саклау һәм төрле хокук бозулар һәм күңелсез хәлләрне булдырмау чараларын күрү хакында тәкъдимнәр җиткерелде. Ирекле халык дружиналары эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен Олы Чакмак мәктәбе укытучысы Инзилә Әюпова һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укытучысы Йолдыз Әсадуллинага, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе машина йөртүчесе Айнур Мирсәетовка район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев