Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коллегаларыбызның зур бәйрәмнәре

«Республикабызда лаеклы үз йөзе булган, һәр актанышлы балачактан ук яратып укып үскән басмабыз – «Актаныш таңнары» газетасының тәүге саны дөнья күрүгә 90 ел тулды.

Районыбызның тәүге елларыннан ук аның елъязмасын тарихта калдыручы, илебез, республикабыз һәм райондагы барлык яңалыклар, мөһим мәгълүматлар, үтемле язмалар белән таныштырып баручы басмабыз 9 дистәлек бай тарихка ия. 

Шушы еллар эчендә ул күп үзгәрешләр кичергән, яңарган, заман белән бергә атлаган.

Бүгенге заманча технологияләр чорында да үз укучыларының ышанычын аклый, өмет белән яши.

Күркәм юбилее уңаеннан бик күп кызыклы чаралар үткәрелде.

Кичә исә, яңартылган "Актаныш-информ" – "Актаныш таңнары" матбугат үзәге бинасы үз ишекләрен ачу тантанасы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиябездә баш мөхәррирләр семинары һәм Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда зур мәдәни программа оештырылды. Биредә бик күп мәртәбәле кунаклар, журналистика әһелләре катнашты.

"Актаныш таңнары" редакциясе һәрчак үз кыйбласына, үз укучысына тугры калып эшли. "ТАТМЕДИА" АҖ, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән капиталь төзекләндерелгән мөхәрриятебез белән башка районнардан һәм шәһәрләрдән коллегаларыбыз да танышты. Алар арасында без ут күршебез – "Мөслим-информ"ның баш мөхәррире Римма Афзалованы да күрүгә шат идек.

Алга таба да Мөслим редакциясе белән иҗатташлыкта, дустанә мөнәсәбәтләрдә эшләргә язсын, тиражларыбыз зур булсын!" - дип хәбәр итә хезмәттәшебез Низай Юлаев.

Коллегаларыбызны зур бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Илһам чишмәләрегез саекмасын. Яңа көч һәм дәрт белән, армый-талмый, бергәләп халкыбызга хезмәт итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев